Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.11.2018, 10:13

Казанда Инвалидлар декадасында балалар мастер-классы һәм субтитрлы фильмнар күрсәтү узачак

Балалар һәм өлкәннәр өчен чаралар Халыкара инвалидлар көненә багышланган.

(Казан шәһәре KZN.RU 29-нчы ноябрь). 3 декабрьдә Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Казанда декабрь аеның беренче декадасында сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен махсус чаралар программасы әзерләнгән.

Шимбә көнне, 1 декабрьдә, "Мәскәү" мәдәни үзәгендә 5-12 яшьлек балалар өчен яңа ел бүләкләре ясау буенча мастер-класс узачак. Чара "Игелекле кешеләр лигасы" хәйрия фонды белән берлектә оештырылды. Мастер-класста катнашу бушлай. +7(965)-587-79-97 телефон буенча теркәлү узарга кирәк. Ике төркем җыела: 12.00 һәм 13.30 сәгатьтә.

2 декабрьдән 4 декабрьгә кадәр В.И.Ленин ис. мәдәният йорты кинотеатрында бушлай кино күрсәтү сериясе узачак. Күрү буенча инвалидлар өчен фильм тифлокомментарийлар белән, ишетү буенча инвалидлар өчен субтитрлар белән барачак. Проект Сукырлар республика китапханәсе белән берлектә үткәрелә. Барлык сеанслар да 13.00 сәгатьтә башлана.

2 декабрьдә "Савва. Сердце воина" (2015 ел), 3 декабрьдә – "Тайны Чингис Хаана" (2009 ел), 4 декабрьдә "Выкрутасы" (2011 ел) картиналары күрстәтеләчәк.

5 декабрь көнне Горки-Әмәт урманында "Чаңгыда сәламәтлек көне" акциясе узачак. Коррекция мәктәпләрендә һәм интернат-мәктәпләрдә тәрбияләнүче 300-дән артык бала чаңгыда шуа алачак. Шунда ук "Альпари" фонды белән берлектә ДЦП диагнозлы балалар өчен махсус кар машиналарында бушлай шуу оештырылачак.

Шимбә көнне, 8 декабрьдә, 11.00 сәгатьтә "Мәскәү" мәдәният үзәгендә «S кешесе: актив яшәү" лекциясе узачак. "Э-моция" инклюзив студиясендә катнашучылар актив тормыш белән ничек яшәргә һәм зур уңышларга ирешергә мөмкин булуы турында сөйләячәкләр, дип хәбәр иттеләр Парклар һәм скверлар дирекциясендә.

Барлык яңалыклар