Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.06.2023, 16:04

Казанда торак комплекслар арасында футбол буенча балалар чемпионаты башлана

Беренче матчлар 1 нче июльдә узачак

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 30 нчы июнь). Казанда футбол буенча балалар чемпионаты башлана. Ярышлар районнар халкы арасында «Безнең ишегалды чемпионнары» шәһәр спартакиадасы кысаларында узачак.

Яшь спортчылар ике яшь категориясендә ярышачак: 7 яшьтән 9 яшькә кадәр һәм 10 яшьтән 12 яшькә кадәр. Призер командалар истәлекле медальләр алачак, ә җиңүчеләр шәһәр чемпионнары исеме өчен көрәшәчәк. Матчлардан соң футболчыларны кайнар пицца һәм эчемлекләр көтәчәк, дип хәбәр иттеләр Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясендә.

Вахитов һәм Идел буе районнары халкы арасында матчлар 1 нче июльдән «Станция «Спортивная» торак комплексының спорт мәйданчыгында башланачак. Совет районы халкы арасында турнир 15 нче июльдә, ә Киров һәм Мәскәү районнары халкы арасында 22 нче июльдән башлана.

Ярышларда профессиональ яки мәктәп клублары катнаша алмый. Гаризаларны сылтама буенча җибәрергә мөмкин.

Барлык яңалыклар