Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.07.2022, 17:13

Казанның 1 нче номерлы балалар хастаханәсе яңа туган балалар өчен югары технологияле медицина җиһазлары алды

Бер ай эчендә аның ярдәме белән 6 бала дәваланды, аларның бишесе җитлекми туган.

Фото: ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы

(Казан шәһәре KZN.RU, 29 нчы июль). Казанның 1 нче номерлы шәһәр балалар хастаханәсе яңа туган балалар өчен медицина җиһазлары алды. Гомуми бәясе 15 миллион сум торган үпкәдәге һәм борын юлларындагы биз сыкчесын бетерү өчен инкубаторлар һәм аппаратларны учреждениегә «Линия жизни» хәйрия фонды биргән.

Хәзер балалар хастаханәсенең реанимация бүлегендә интенсив терапия өчен биш яңа инкубатор һәм үпкәдәге, борын юлларындагы биз сыкчесын бетерү өчен каралган җиде аппарат бар. Инкубаторлар автомат режимда балага кирәк булганның барысы белән дә тәэмин итәләр: дөрес температураны, дымлылыкны, караңгылыкны һәм тынычлыкны.

Бер ай эчендә яңа җиһазлар ярдәмендә алты яңа туган бала дәваланды, аларның бишесе ике килограммнан кимрәк авырлыктагы җитлекми туган. Алар хастаханәгә Казанның төрле бала тудыру йортларыннан китерелгән һәм өстәмә кислородка һәм температурага мохтаҗ булган. Нәтиҗәдә, яңа туган балаларның реанимация бүлегендә булу вакытын 15 тән 10 көнгә кадәр кыскартырга мөмкин булган, дип хәбәр иттеләр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Сәламәтлек саклау идарәсендә.

Барлык яңалыклар