Быел акция 9-26 нчы ноябрьдә уза
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 9 нчы ноябрь). Бүген V Бөтенроссия экологик диктант башланды. Акциягә теләсә кайсы яшьтәге һәм әзерлек дәрәҗәсендәге казанлылар, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар да кушыла ала.
Диктант онлайн (алдан теркәлергә кирәк) һәм офлайн уза, мәйданчыклар исемлеге сылтама буенча бастырылган. Белемнәрегезне 26 нчы ноябрьгә кадәр тикшереп була .
Быел диктантка Россиянең яңа территорияләре табигате темасына сораулар кертелгән, шуңа күрә әзерлек барышында катнашучылар Донецк һәм Луганск Халык Республикаларының, Запорожье һәм Херсон өлкәләренең экологик үзенчәлекләре турында беләчәкләр.
Акциянең биремнәре 12 яшькә кадәрге балалар һәм 12-18 яшьлек яшүсмерләр өчен төзелгән. Балигъ булган катнашучыларны «эколог түгел» һәм «эколог» төркемнәренә бүләчәкләр. ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хәбәр иткәнчә, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән яшьләр акциягә «Бергә язабыз» категориясендә кушылачак.
Исегезгә төшерәбез, экодиктант – экологик белемнәрне популярлаштыруга юнәлдерелгән ел саен уздырыла торган акция. Ул Бөтендөнья калдыкларны рециклинглау көненә туры килә. Узган ел акциядә Татарстанның 100 меңнән артык кешесе катнашты.