Моның өчен «Батыр» картасын күрсәтергә кирәк булачак.
Фото: vk.com/solidarity_games
(Казан шәһәре KZN.RU, 18 нче ноябрь). Мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләре 20-25 нче ноябрьдә Казанда узачак «Дуслык уеннары» халыкара йөзү ярышларының II этабын бушлай карый алачак. Балаларга һәм аларны озатучы өлкәннәргә «Батыр» картасын күрсәтергә кирәк булачак, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитеты.
Ярышлар 20 нче ноябрьдә Су спорт төрләре сараенда 17:30 сәгатьтә ачыла. Ярыш көннәрендә иртәнге квалификация йөзүләре – 9:00 дә, кичке финал ярышлары 18:00 сәгатьтә башлана. 25 нче ноябрьдә финал йөзүе 17:00 сәгатьтә булачак. Ярышларның тулы программасы сылтама буенча тәкъдим ителгән.
Исегезгә төшерәбез, «Дуслык уеннары» халыкара ярышларының II этабы меңнән артык спортчыны берләштерә.
Уеннарның ахыргы этабы Татарстан Республикасы башкаласында 8-17 нче декабрьдә узачак. Ярышларда катнашучылар Йөзү буенча Владимир Сальников кубогы, Синхрон йөзү буенча Светлана Ромашина кубогы һәм Суга сикерү буенча Дмитрий Саутин кубогы өчен көрәшәчәкләр.