Алар өчен барлыгы 73 мәдәният һәм спорт учреждениесе хезмәт күрсәтә – балалар циркка һәм бассейннарга аеруча теләп йөри икән.
Фото: Денис Гордийко
Мобилизацияләнүчеләрнең балаларын 44 муниципаль һәм дәүләт мәдәният учреждениеләрендә – музейларда, театрларда, мәдәният йортларында бушлай кабул итәләр, тулы исемлек сылтама буенча тәкъдим ителә. Учреждениеләр исемлеге акрынлап тулыландырыла, әйтик, күптән түгел Болактагы Яшьләр театры мобилизацияләнүчеләргә ярдәм программасына кушылды. Бүгенге көндә мәдәният учреждениеләрендә 100 гә якын мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләре бушлай булып кайткан, шуларның 60% ы циркка килгән, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Мәдәният идарәсендә.
Күргәзмәгә яки спектакльгә билетлар алу өчен учреждение кассасына мөрәҗәгать итәргә һәм «Батыр» пластик картасын күрсәтергә кирәк. Утыру урыннары каралган чараларга билетларны алдан ук броньлау сорала. Моның өчен учреждение кассасына шалтырату да җитә. Әмма тамаша алдыннан 5 көннән дә соңга калмыйча килергә һәм билетны алырга киңәш ителә. «Батыр» пластик картасы белән бала һәм аны озатучы бер олы кеше мәдәният учреждениеләренә чиксез тапкыр керә ала.
Шулай ук мобилизацияләнүчеләрнең балалары 29 муниципаль һәм республика спорт учреждениесенә бушлай йөри ала, анда аларга 40 спорт төре, шул исәптән бассейннарда йөзү, җиңел атлетика манежларында һәм тренажер залларында шөгыльләнү каралган. Кышкы сезон башыннан ябык боз сарайларында шулай ук шугалакларга бушлай йөреп булачак. Бүгенге көндә спорт объектларына баруга 20 дән артык мөрәҗәгать килгән, 7 бала тренировкаларда булган. Балалар күбрәк бассейнда йөзәргә килә, дип хәбәр иттеләр шәһәр Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитетында.
Тренировкалар өчен балаларның билгеле бер спорт төре белән шөгыльләнү өчен каршылыклары булмау турында медицина белешмәсе булырга тиеш. 12 яшькә кадәрге балаларга бассейнга барганда паразитологик тикшерү нәтиҗәләре турында белешмә бирергә кирәк.
Искәртеп узабыз, мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләре өчен беренче ташламалар 10 нчы октябрьдә гамәлгә керде. Бүгенге көндә бу гаиләләрдәге балалар мәктәпләрдә ике тапкыр кайнар ризык белән тәэмин ителгән, шәһәр җәмәгать транспортында бушлай йөри ала, шулай ук 1 нче ноябрьдән мәктәпкәчә яшьтәге балаларның ата-аналары балалар бакчалары һәм аларда туклану өчен абонент түләүләреннән азат ителәчәк. Моннан тыш, балалар «Подросток» клублары берләшмәсенең бушлай түгәрәкләренә һәм секцияләренә языла һәм муниципаль лагерьларда көзге каникулларда бушлай ял итә ала. Ташламалардан ничек файдаланырга һәм «Батыр» картасын кайда рәсмиләштерергә икәнлеге турында сылтама буенча белергә була.
Күрсәтелгән ярдәм чаралары белән беррәттән шәһәр халкына «Ышаныч» психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәгендә түләүсез консультация бирү дә дәвам итә. Ярдәм сорап +7(843)277-00-00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Психологлар белән шәхсән очрашулар «Ышаныч»ның биш бүлекчәсендә 9:00-17:30 сәгатьтә үткәрелә, аларда ремонт тәмамланды һәм җиһазлар кайтарыла:
Мәскәү районында – Г.Коләхмәтов ур., 21;
Киров районында – Степан Халтурин ур., 16;
Совет районында – 8 нче Март ур., 4;
Авиатөзелеш районында – Годовиков ур., 14, 2 нче подъезд;
Вахитов районында – Сәлимҗанов ур., 14.
«Игелекле Казан» кайнар линиясе дә эшли. Мохтаҗлар +7(843)558-74-18 номеры буенча мөрәҗәгать итә алалар.