Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.10.2022, 13:27

Мобилизацияләнгән казанлыларның балалары 10 нчы октябрьдән мәктәпләрдә бушлай тукланачак

Ярдәм чарасы 2022-2023 уку елы ахырына кадәр гамәлдә булачак.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 5 нче октябрь, Юлия Летникова). 10 нчы октябрьдән мобилизацияләнгән казанлыларның балалары мәктәпләрдә бушлай ике тапкыр кайнар ризык белән тәэмин ителәчәк. Бүген Казан Мэры Илсур Метшин өлешчә мобилизацияләүгә бәйле социаль-гуманитар мәсьәләләр буенча шәһәр штабы утырышында шундый карар кабул итте.

«1-11 нче сыйныф укучылары бушлай кайнар ризык белән тәэмин ителәчәк. Туклану ике тапкыр оештырыла, дип ассызыклыйсым килә. Ярдәм итү чарасы 2022-2023 уку елы ахырына кадәр гамәлдә булачак», – дип билгеләде шәһәр башлыгы. Ярдәм чарасыннан файдалану өчен мобилизацияләнгән гаиләләрдәге балаларның ата-аналарына тиешле гариза язарга кирәк булачак.

Илсур Метшин шулай ук сәламәтләндерү лагерьларында мобилизацияләнгән гаиләләрдәге балалар өчен ял оештырырга кушты. Беренче сменаны инде көзге каникулларда «Восток» лагерында уздырырга планлаштыралар. «Ихтыяҗ булган очракта без кышкы каникулларда да эшне дәвам итәчәкбез», – диде шәһәр башлыгы. Ул Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаровка һәм Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтовага мәсьәләне контрольгә алуны йөкләде.

Шулай ук 1 нче ноябрьдән мобилизацияләнгән гаиләләрдәге балалар бакчаларга бушлай йөри һәм бушлай туклана алачак.

29 нчы сентябрьдә өлешчә мобилизация белән бәйле социаль-гуманитар мәсьәләләр буенча штаб төзелде. Ул туганнары повестка алган һәм мобилизацияләнгән Казан гаиләләре белән хезмәттәшлек итә. Штаб эшенә шәһәрнең барлык хезмәтләре, структур бүлекчәләре, «Игеклекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы тоташтырылган. Һәр гаилә белән элемтә урнаштырылган һәм адреслы ярдәм күрсәтелә.
Фоторепортаж
И.Метшин мобилизация буенча шәһәр штабы утырышын үткәрде
Видеорепортаж
05.10.2022 11:54
И.Метшин мобилизацияләнгән казанлыларның гаиләләренә ярдәм итү буенча шәһәр штабы утырышын уздырды
Барлык яңалыклар