Иң матур эшләр шәһәр электр транспортын бизәячәк
Фото: Денис Гордийко
Эш конкурс темасына багышланырга һәм А3 форматындагы кәгазьдә башкарылырга тиеш. Рәсем ясау өчен карандашлар, фломастерлар, акварель, гуашь, акрил һәм май буяулар кулланырга була. Битнең икенче ягында шәхси мәгълүматны күрсәтергә кирәк: тулы исем, яшь, белем бирү учреждениесе һәм телефон номеры.
Барлыгы өч яшь категориясе каралган: кече (5 яшьтән 8 яшькә кадәр), уртача (9 яшьтән 12 яшькә кадәр) һәм өлкән (13 яшьтән 15 яшькә кадәр).
Конкурс эшләре 12 нче июльгә кадәр Нурсолтан Назарбаев урамы, 8, 406 нчы офис адресы буенча кабул ителә. Сораулар белән +7(843)533-70-60 телефон номеры буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Җиңүчеләрне июль ахырында игълан итәчәкләр, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» МУП.
Конкурс транспорт тармагына кызыксынуны арттыруга, шулай ук җәмәгать транспортын популярлаштыруга юнәлдерелгән.