В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу исем рус баһадиры хөрмәтенә сайланган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 18 нче октябрь). Казан зооботаника бакчасы Бразза мартышкалары баласына исем сайлау конкурсына йомгак ясады, аны рус баһадирларының берсе хөрмәтенә Илья дип атадылар.
Исемне тәкъдим ителгән вариантлар арасыннан Казан зооботаника бакчасының «Экзотариум» бүлеге хезмәткәрләре сайлап алды. Бразза мартышкалары гаиләсендә Алеша исемле маймыл бар инде, гаиләдә тагын артым булса, маймыл баласын Добрыня дип атау планлаштырыла, дип хәбәр итә Казан зооботаника бакчасының матбугат хезмәте.
Илья 4 нче июньдә дөньяга килгән. Ул ябык вольерда әти-әнисе (Муфаса һәм Игорь) һәм гаиләнең башка вәкилләре (Тало һәм Алешенька) белән яши. Бразза мартышкалары вольерына урам тоннельләре тоташтырылган, бу конструкцияләр хәрәкәтчән хайваннарның тормышын төрлеләндерү өчен кирәк. Маймылларның туклану рационы бай: җиләк-җимеш һәм яшелчә, чикләвек, бал, финик, гөлҗимеш сиробы, эремчек, йогурт, тавык ите һәм йомырка, ярмалар һәм прессланган үлән.
Искәртеп узабыз, быел җәй казанлылар зоопаркның башка вәкилләре – ерак көнчыгыш урман песие һәм Африка антилопасы личи өчен дә исем сайлаган иде. Нәтиҗәдә, мәчене – Тихон, ә антилопаны Чили дип атадылар.