В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу бүләкләр шәһәр халкының зур казанышларын билгеләп үтәр өчен булдырылган
Казанда ике яңа муниципаль бүләк расланды: «Казанның горурлыгы һәм даны» Аерымлык билгесе һәм «Казан волонтеры» Мактау билгесе. Әлеге бүләкләр шәһәр халкының зур казанышларын билгеләп үтәр өчен булдырылган. Инициативаны дүртенче чакырылыш Казан шәһәре Думасының XXXIX сессиясендә депутатлар хуплады.
Казан Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Булат Алеев «Казанның горурлыгы һәм даны» Аерымлык билгесе хәрби, гражданлык яки хезмәт бурычын үтәгәндә, бигрәк тә тормыш өчен куркыныч шартларда һәм җәмәгать тәртибен саклаганда батырлык, фидакарьлек һәм тәвәккәллек күрсәткән өчен, Казанның Россиядә һәм халыкара аренада абруен күтәрүгә зур өлеш керткән өчен, шулай ук олимпиадаларда җиңүләрне дә кертеп, спорт, фәнни, мәдәни һәм башка эшчәнлектә югары уңышларга ирешкән өчен биреләчәк, дип сөйләде. Әлеге билге белән бүләкләү шәһәр бюджетыннан бер тапкыр бирелә торган 75 мең сум күләмендә (салымнар түләнгәннән соң) акчалата түләүне күздә тота.
«Казан волонтеры» Мактау билгесе социаль әһәмиятле бурычларны хәл итүгә юнәлдерелгән ирекле һәм волонтерлык эшчәнлеген гамәлгә ашыручы, шулай ук шәһәрдә хәйриячелек һәм иреклелек үсешенә зур өлеш керткән гражданнар өчен билгеләнгән. Әлеге билге белән бүләкләнү 50 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүне күздә тота (салымнар түләнгәннән соң).
Бүләкләнгән зат вафат булган очракта, бүләкләрне, аларга документларны, шулай ук акчалата түләүне варислар алачак, дип ачыклык кертте Булат Алеев. «Моның өчен варисларга Казанның муниципаль бүләкләр комиссиясенә гариза һәм документлар белән мирас алынганнан соң өч айдан да соңга калмыйча мөрәҗәгать итәргә кирәк. Карар комиссия тарафыннан 30 календарь көн эчендә кабул ителә», – дип сөйләде ул.
Әгәр варислар булмаса яисә ел дәвамында мөрәҗәгать итмәсәләр, бүләк комиссия карары буенча саклауга тапшырыла, ә акчалата бүләк шәһәр бюджетына кайтарыла. Варислар арасындагы бәхәсле мәсьәләләр суд тәртибендә карала, дип ачыклык кертте Булат Алеев.