Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.08.2021, 17:52

Казан шәһәре Думасы депутатлары социаль объектларның куркынычсызлыгын тәэмин итүне тикшерделәр

Алар 26-нчы номерлы китапханәдә, «Кеда» һәм «Икар» яшүсмерләр клубларында булдылар.

Фото: Казан шәһәр Думасы

(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче август). Бүген Казан шәһәр Думасының законлылык, хокук тәртибе һәм җирле үзидарә, шулай ук яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт мәсьәләләре буенча даими комиссияләре депутатлары социаль объектларның куркынычсызлыгын һәм террорчылыкка каршы сакланганлыгын тәэмин итүне тикшерделәр. Алар Клара Цеткин урамындагы 26-нчы номерлы китапханәдә, Серов урамындагы «Кеды» һәм Рәхимов урамындагы «Икар» яшүсмерләр клубларында булдылар. Эшлекле киңәшмәдә учреждение җитәкчеләре һәм шәһәр хакимияте вәкилләре катнашты.

Депутатлар барган беренче объект 26-нчы номерлы китапханә булды. Аларга яңартылган бина буенча экскурсия уздырдылар һәм RFID системасының мөмкинлекләрен күрсәттеләр. Депутатлар эвакуация планына һәм килүчеләр өчен куркынычсызлыкны тәэмин итүгә аерым игътибар бирделәр.

Законлылык, хокук тәртибе һәм җирле үзидарә мәсьәләләре буенча даими комиссия рәисе Алексей Селивановский бүген яшьләргә китапханәнең ни дәрәҗәдә кирәклеге, һәм тыелган әдәбият аларга эләксә, нинди чаралар күрелүе белән кызыксынды. «Китапханәгә халык арасында, укучының яшенә һәм яшәү урынына бәйсез рәвештә ихтыяҗ зур, ә тыелган әдәбиятны ачыклаганда мәгълүмат эчке эшләр органнарына җиткерелә», – дип җавап бирде шәһәр китапханәләре челтәре директоры Резеда Исмәгыйлева. Ул шулай ук депутатларга норматив таләпләр нигезендә объектның куркынычсызлыгы ничек оештырылуы турында сөйләде.

Депутатларның икенче чыгу ноктасы «Кеда» һәм «Икар» яшүсмерләр клублары булды. Шул исәптән алар инвалидлар өчен дәресләрнең ничек оештырылуы белән таныштылар. «Бүгенге көндә Казанда 66 күп профильле клуб һәм үзәк бар. Объектларда иминлек тәэмин итү чаралары оештырылган, сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшьләр өчен «Уңайлы мохит» проекты гамәлгә ашырыла», – дип сөйләде «Подросток» яшүсмерләр клубларының шәһәр челтәре директоры урынбасары Руслан Семенов.

Депутатлар билгеләп үткәнчә, социаль өлкәнең барлык объектлары өчен федераль законнар нигезендә тиешле рекомендацияләр белән куркынычсызлык паспортлары эшләнгән, һәм тулаем алганда, Казанда бу эш тиешле дәрәҗәдә алып барыла. Әмма, аларның сүзләренә караганда, күзәтчелек органнарының барлык күрсәтмәләрен үтәү өчен зур финанс чаралары таләп ителә. Хәзерге вакытта шәһәр Башкарма комитеты кирәкле күләмдә финанслау бүлеп бирү эшен алып бара. Бу сорауны депутатлар үз контроленә алды.

Барлык яңалыклар