Алар медицина җиһазлары һәм сувенир продукциясе җитештерү предприятиеләренең эше белән таныштылар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче октябрь, Алинә Бережная). Депутатлар «Эндомедиум+» предприятиесендә медицина җиһазлары һәм «Сөембикә» дизайн студиясендә сувенир продукциясе җитештерүе белән таныштылар. Күчмә утырышта Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Людмила Андреева, Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров һәм шәһәрнең Икътисади үсеш комитеты рәисе Артур Вәлиәхмәтов катнашты.
Депутатлар караган беренче объект - «Эндомедиум+» компаниясе (Беломорск ур., 79а) булды, ул медицина җиһазлары һәм инструментлары җитештерү белән шөгыльләнә. Алдынгы медицина технологияләре базарында предприятие инде 20 елдан артык эшли. Компания президенты Виктор Грачев сөйләгәнчә, предприятиенең төп эш юнәлеше - эндохирургия комплексын әзерләү, ул Россия һәм БДБ илләренең 500-дән артык медицина оешмасына китерелә. Әлеге комплекс ярдәмендә 8 миллионлап операция ясалды. «Яңа приборлар һәм инструментлар эшләгәндә без уйлап табуларга 30-дан артык патент алдык, алар медицинага яңа технологияләр кертергә мөмкинлек бирде», - дип сөйләде В.Грачев.
Ташламалы кредитлау программасы буенча компания әйләнештәге акчаларны тулыландыруга кредит алган. Акча җиһазлар һәм җитештерү өчен кирәкле инструментлар сатып алуга тотылды.
Депутатлар предприятиенең нинди кыенлыкларга юлыгуы белән кызыксынды. В.Грачев компаниядә эшче белгечлегендәге кадрлар җитмәве, алар арасында токарьлар, фрезерчылар да барлыгы турында сөйләде. «Бүген бездә 76 кеше эшли, 2000 елда 200 хезмәткәр бар иде. Заказлар күп килә, җитештерү бер урында тормый, әмма эшче куллар җитми», - дип зарланды В.Грачев.
Людмила Андреева, хезмәткәрләрне җәлеп итү өчен, предприятиегә шәһәр укучылары өчен һөнәри юнәлеш бирү дәресләре үткәрергә киңәш итте. «Уку йортлары белән күбрәк хезмәттәшлек итәргә, һөнәри юнәлеш бирә торган чаралар уйлап табарга, киләчәктә хезмәткәрләр өчен ярдәм чаралары да табарга кирәк», - диде Л.Андреева. Депутат Александра Карташова компаниягә дуаль белем бирү моделе буенча шәһәр техникумнары белән эшне оештырырга тәкъдим итте, анда әзерлекнең теоретик өлеше белем бирү оешмасы базасында, ә практик өлеше предприятиедә эш урынында уза.
Аннары депутатлар «Сөембикә» дизайн-студиясендә (Габдулла Тукай ур., 75) сувенир продукциясе җитештерү белән таныштылар, анда шәхси эшмәкәр Марина Абдуллина экскурсия үткәрде. Предприятие инде күп еллар милли сувенир һәм бүләк продукциясе җитештерә. Складта йөзләгән сувенир – магнитлар, брелоклар, копилка, бизәнү әйберләре, значоклар саклана.
«Компания теләсә нинди катлаулы сувенир продукциясен эшли һәм җитештерә. Безнең товар кибетләрдә дә, заказ буенча да җитештерелә», - дип аңлатты М.Абдуллина.
Ташламалы кредит бирү программасы ярдәмендә предприятие яңа җиһазлар сатып алды, бу җитештерү куәтен арттырырга мөмкинлек бирде.
Предприятиеләрне караганнан соң депутатлар KazanExpress сәүдә мәйданчыгы базасында Казан шәһәре Думасының социаль-икътисади үсеш, эшмәкәрлек һәм муниципаль милек буенча даими комиссиясе утырышын уздырдылар.
Утырышта шәһәрнең Икътисади үсеш комитеты рәисе Артур Вәлиәхмәтов хәбәр иткәнчә, бүген Казан территориясендә 81 мең 87 кече һәм урта эшмәкәрлек предприятиесе теркәлгән. 2017 елдан 2019 елның беренче яртыеллыгына кадәр шәһәр бюджетыннан барлыгы 114 кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты 53 млн.сумга финанс ярдәме алган.
Депутатлар эшмәкәрлек үсешендә даими комиссия утырышында катнашкан үзмәшгульләр белән эшләүгә аерым игътибар бирде. «Үзмәшгульләргә ярдәм итү үзәге» коммерциягә нигезләнмәгән автоном оешмасы җитәкчесе Лиана Пахарева бу өлкәдәге хәл турында сөйләде. Бүгенге көндә Казанда теркәлгән эшмәкәрләр саны актив рәвештә арта һәм 32 мең кешене тәшкил итә, шуларның 9 меңнән артыгы Казанда яши, һәм аларның саны көннән-көн арта бара, дип хәбәр итте Л.Пахарева. Депутатлар шәһәр Башкарма комитетының үзмәшгульләргә ярдәм итү буенча максатчан эшен, аларга юридик, мәгълүмати-консультатив ярдәм күрсәтүне, шулай ук аларның продукциясен сату ярминкәләрен оештыруда булышлык күрсәтүне билгеләп үтәләр.
Карап тикшерү нәтиҗәләре буенча депутатлар әлеге мәсьәләне Казан шәһәре Думасының чираттагы сессиясендә фикер алышу өчен кертергә карар кылдылар.