Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.12.2018, 16:28

Казан шәһәре Думасы депутатлары шәһәр Уставына үзгәрешләр кертте

Тәкъдим ителгән үзгәрешләр проекты буенча ачык тыңлаулар ноябрьдә узды.

(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче декабрь, Ксения Швецова). Бүген депутатлар Казан шәһәре Думасының ХХХ сессиясе эше барышында Казан муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр кертү турында карар кабул итте.

Законлылык, хокук тәртибе һәм җирле үзидарә мәсьәләләре буенча даими комиссия рәисе урынбасары Тимур Беляков искәртеп узганча, Казан муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр кертү турындагы карар проекты Казан шәһәре Думасының XXIX сессиясе барышында хупланган иде.

Устав проекты җирле үзидарә өлкәсендә законнардагы үзгәрешләрне чагылдыра. Аерым алганда, җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне киңәйтү каралган – әйтик, үз белдеге белән төзелгән корылмаларны сүтү, максатчан билгеләнеше буенча файдаланылмый торган яки законнарны бозып файдаланыла торган җир кишәрлеген алу турында карарлар кабул итү һәм башкалар. Шулай ук кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрен хәл итүдә җирле үзидарә органнарының хокукларын киңәйтү һәм башкалар кебек үзгәрешләр кертелде.

Тәкъдим ителгән үзгәрешләр проекты буенча ачык тыңлаулар ноябрь ахырында узды, дип искәртте Т.Беляков, шулай ук проект даими комиссия утырышына берничә тапкыр чыгарылган. Депутатлар кертелә торган үзгәрешләрне хуплады.

Шулай ук утырыш барышында депутатлар сайлаучылар алдында хисап бирү мәсьәләсе буенча фикер алыштылар. Казан Мэры Илсур Метшин шәһәр Уставы нигезендә һәр депутат сайлаучылар алдында үз эше һәм Казан шәһәре Думасы эше турында хисап тотарга тиеш, дип искәртте. "Сайлаучылар алдында гыйнвар һәм февраль айларында хисап тотарга тәкъдим итәм. Моңа бөтен җаваплылык белән карауларын, администрация башлыкларын да катнашуларын һәм депутатларга хисап үткәрүдә ярдәм итүләрен сорыйм", - диде И.Метшин һәм отчетлар графигын төзергә һәм аны шәһәрлеләр игътибарына җиткерергә кушты.

Утырыш ахырында депутатлар Казан шәһәре Думасының 2019 елга эш планын кабул иттеләр.

Фоторепортаж
азан шәһәре Думасының XXX сессиясе, 13.12.2018
Барлык яңалыклар