Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.10.2018, 15:51

Казан шәһәр Думасы депутатлары кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү программасын тормышка ашыру нәтиҗәләре белән танышты

Ташламалы аренда проектын тормышка ашыра башлау белән аукционга 16,1 мең кв.м. гомуми мәйданлы 102 бина чыгарылган.

(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче октябрь, Алена Мирошниченко). Бүген күчмә киңәшмә барышында Казан шәһәр Думасы депутатлары шәһәрдәге кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү программасының 2017-2019 елларда тормышка ашырылышы белән танышты. Өч предприятие мисалында алар ташламалы кредит бирү һәм биналарны ташламалы рәвештә арендалау программаларының ничек эшләве белән таныштылар.

Күчмә киңәшмәдә Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Людмила Андреева, шәһәрнең Икътисади үсеш комитеты рәисе Артур Вәлиәхмәтов катнашты. Депутатлар булган оешмаларның барысы да ташламалы рәвештә кредит алу һәм ташламалы рәвештә бинаны арендалау программаларында катнашкан. Ташламалы аренда проектын тормышка ашыра башлау белән аукционга 16,1 мең кв.м. гомуми мәйданлы 102 бина чыгарылган. Шуларның 7,8 мең кв.м. гомуми мәйдандагы 57 бинага аренда килешүе төзелгән. 32 бинада инде эшмәкәрлек эшләре алып барыла.

Бүген депутатлар “Фраде” кондитерлык компаниясендә, “Разумед” медицина үзәгендә, “ZOO” хостелында булды. Очрашу барышында оешма җитәкчеләре белән ташламалы кредит алу һәм аренда мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Барлык яңалыклар

Казан шәһәр Думасы депутатлары кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү программасын тормышка ашыру нәтиҗәләре белән танышты

<p> (Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче октябрь, Алена Мирошниченко). Бүген күчмә киңәшмә барышында Казан шәһәр Думасы депутатлары шәһәрдәге кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү программасының 2017-2019 елларда тормышка ашырылышы белән танышты. Өч предприятие мисалында алар ташламалы кредит бирү һәм биналарны ташламалы рәвештә арендалау программаларының ничек эшләве белән таныштылар. </p> <p> Күчмә киңәшмәдә Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Людмила Андреева, шәһәрнең Икътисади үсеш комитеты рәисе Артур Вәлиәхмәтов катнашты. Депутатлар булган оешмаларның барысы да ташламалы рәвештә кредит алу һәм ташламалы рәвештә бинаны арендалау программаларында катнашкан. Ташламалы аренда проектын тормышка ашыра башлау белән аукционга 16,1 мең кв.м. гомуми мәйданлы 102 бина чыгарылган. Шуларның 7,8 мең кв.м. гомуми мәйдандагы 57 бинага аренда килешүе төзелгән. 32 бинада инде эшмәкәрлек эшләре алып барыла. </p> <p> Бүген депутатлар “Фраде” кондитерлык компаниясендә, “Разумед” медицина үзәгендә, “ZOO” хостелында булды. Очрашу барышында оешма җитәкчеләре белән ташламалы кредит алу һәм аренда мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. </p>