Алар шәһәрнең бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтендә һәм «Уңайлылык территориясе» идарә компаниясендә булдылар.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче апрель, Алинә Бережная). Бүген Казан шәһәр Думасының шәһәр төзелеше һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча даими комиссиясе әгъзалары күчмә утырыш үткәрде һәм шәһәрдә идарәче компанияләр эшчәнлеген контрольдә тотуның ничек оештырылуы белән танышты. Күчмә киңәшмәдә Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Дмитрий Анисимов катнашты.
Бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте (ЕДДС) эшли торган Гражданнарны яклау идарәсендә күчмә утырыш башланды. Идарә начальнигы Фердинант Тимерханов Бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтенә килгән барлык шалтыратуларның 90%-ы торак-коммуналь хуҗалык линиясе буенча хәбәрләр, ә 10%-ы – гадәттән тыш хәлләр турындагы хәбәрләр булуын сөйләде. Элегрәк торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча шалтыратуларны «Ачык Казан» мәгълүмат системасының якынча 40 диспетчеры кабул итә иде, хәзер бу гаризаларны Бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте штатындагы 21 кеше эшкәртә. Фердинант Тимерханов депутатларның игътибарын диспетчерлар штатын киңәйтү кирәклегенә юнәлтте: «21 кеше – бик аз, миллионлы шәһәрләрдә торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре белән ким дигәндә 30-40 кеше шөгыльләнә».
Шәһәр халкына күрсәтелә торган торак-коммуналь хезмәтләренең сыйфатын күтәрүгә инде 10 ел диярлек «Ачык Казан» мәгълүмат системасы ярдәм итә. Казанлыларның мөрәҗәгатьләрен кабул итү һәм эшкәртү белән беррәттән, система шәхси исәпкә алу приборлары күрсәткечләрен тапшырырга һәм өзүләр турында оператив мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә. Моннан тыш, системада Казанның күп фатирлы йортларының техник паспортларын бердәм саклау урыны булдырылган, аларның торышын бәяләүнең бердәм методикасы эшләнгән. Шәһәр халкы тәүлекнең теләсә кайсы вакытында килеп чыккан төзексезлекләр турында хәбәр итә ала, шуннан соң үз гаризасының үтәлү барышын open.kzn.ru сайтында яки «Ачык шәһәр» мобиль кушымтасында күзәтә ала.
Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Дмитрий Анисимов билгеләп үткәнчә, «Ачык Казан» шулай ук йортларны капиталь ремонтлау планын төзергә ярдәм итә. «Бу казанлыларның гаризаларын гына түгел, ә глобаль мәсьәләләрне хәл итү коралы да. Мәсәлән, капиталь ремонт программасын төзегәндә без системага таянабыз, проблемалы объектларны күзәтәбез», – диде ул.
Хәзерге вакытта система 5 меңнән артык күпфатирлы йортка һәм 800 социаль билгеләнештәге объектка хезмәт күрсәтә. Көн саен «Ачык Казан» порталына меңгә якын гариза килә, сервис эшләгән чор эчендә 2,8 миллионнан артык гариза кабул ителгән һәм эшкәртелгән.
Системага шәһәрнең 75% күп фатирлы йортларны җитәкли торган эре идарәче компанияләре тоташтырылган. Шуларның берсе – Мәскәү районының торак-коммуналь хуҗалык идарәче компаниясе. Аның директоры Олег Калимов билгеләп үткәнчә, система ярдәмендә халыкны колачлау 560 күп фатирлы йортта яшәүче 95 меңгә якын кеше тәшкил иткән. Ул система аша кергән гариза идарәче компаниянең диспетчерына тапшырыла, ул аны подряд оешмасына җибәрә, дип сөйләде. Һәлакәт очрагында подряд оешмасы вәкиле оператив рәвештә адрес буенча чыга, башка гаризаларны үтәүгә 3-11 көн бирелә. «Ачык Казан» сервисында авария хәлендәге һәм агымдагы гаризаларны үтәүнең регламентлаштырылган сроклары подрядчы оешмаларны торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә барлыкка килә торган проблемаларны оператив рәвештә хәл итәргә мәҗбүр итә», – дип ассызыклады Олег Калимов.
Әмма шәһәрнең барлык идарәче компанияләре «Ачык Казан» системасына тоташтырылмаган, әлеге мәсьәлә өстендә хәзер эшләнә, дип билгеләде Дмитрий Анисимов. Ул торак инспекциясе күрсәтмәләрен үтәмәгән очракта оешма йорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм калырга мөмкин, дип аңлатты. «Система шәһәр кешеләренең кисәтүләренә оператив җавап бирергә мөмкинлек бирер иде», – дип ассызыклады Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе.
Шәһәр төзелеше һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча даими комиссия рәисе Эмиль Хөснетдинов торак милекчеләре ширкәте һәм торак-төзелеш кооперативы белән эш ничек төзелгәне турында кызыксынды. Дмитрий Анисимов хәбәр иткәнчә, идарәнең мондый формасын 900 йортта яшәүчеләр сайлаган, бу шәһәрдәге йортларның гомуми санының биштән бер өлешен тәшкил итә. Шул ук вакытта статистика буенча, торак-коммуналь хуҗалык комитетына мөрәҗәгатьләрнең 70%-ы торак милекчеләре ширкәте һәм торак-төзелеш кооперативы идарә итә торган йортларда яшәүчеләрдән килә. «Идарәче компанияләр лицензияләнергә тиеш, аларның җитәкчеләре имтиханнар тапшырырга, квалификация сайлавы узарга тиеш, ә торак милекчеләре ширкәте рәисе – еш кына торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләрен аңламый торган кеше, моннан тыш, аның штатында авария-диспетчерлык хезмәте, слесарь һәм башка белгечләр юк», – дип игътибар итте Дмитрий Анисимов.
Депутат Максим Леонтьев йортлар белән идарә итүнең яңа формаларын эшләргә тәкъдим итте. «Без йортлар белән идарә итүнең дүртенче ысулын – муниципаль ысулны кертергә тәкъдим итәбез, ул автомат рәвештә торак инспекциясенең ике күрсәтмәсеннән соң билгеләнәчәк», – дип сөйләде Дмитрий Анисимов.
Шулай ук депутатлар шәһәрнең яңа торак комплексларының берсендә урнашкан «Уңайлылык территориясе» идарәче компаниясендә дә булдылар. Аларга йортларда яшәүчеләр белән хезмәттәшлек итү өчен, фатир милекчеләре торак сатып алганнан соң ук урнаштырыла торган мобиль кушымта кулланылуы турында сөйләделәр. Идарәче компаниянең үз эчке электрон системасы бар, ул торак урыннар милекчеләреннән һәм башка хезмәтләрдән гаризаларны барлап тора. Депутатлар Булат Әхмәтгәрәев һәм Эмиль Хөснетдинов системаның ничек саклануы белән кызыксынды.
Күчмә утырышта яңгыраган барлык мәсьәләләр дә алда торган комиссиядә каралачак.