Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.08.2021, 16:33

Казан шәһәре Думасы депутатлары муниципаль хезмәтләрне цифрлаштыру эше белән танышты

Ел ахырына кадәр Татарстан башкаласында Башкарма комитет бүлекчәләре күрсәткән 23 хезмәтне электрон рәвешкә күчерү планлаштырыла.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче август, Ксения Швецова). Казанда яшәүчеләр ничек муниципаль хезмәтләр ала, аларның кайсы күпфункцияле үзәкләрдә күрсәтелә һәм ни өчен хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерү эше алып барыла – бу һәм башка мәсьәләләр турында бүген Казан шәһәре Думасы депутатлары фикер алышты. Алар шәһәрнең Вахитов районы Достоевский урамында урнашкан күпфункцияле үзәк офисында булды, анда алар шәһәр халкына төрле хезмәтләр күрсәтү процессы белән, шулай ук Казанның телекоммуникация технологияләре департаменты эше белән танышты.

Анда социаль-икътисади үсеш, эшмәкәрлек һәм муниципаль милек, бюджет-финанс мәсьәләләре, җирле салымнар һәм җыемнар буенча даими комиссия әгъзалары катнашты.

Бүген шәһәр Башкарма комитетының структур бүлекчәләре яшәүчеләргә 90 муниципаль хезмәт күрсәтә – җир һәм милек мәсьәләләрен хәл итү, төзелешкә, төзекләндерүгә рөхсәт бирү һәм башкалар.

«Хәзерге вакытта 45 муниципаль хезмәт цифрлаштырылган, бу эш безнең шәһәрдә 2017 елдан бирле алып барыла, – дип аңлатты депутатларга Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе башлыгының беренче урынбасары Евгений Бардебанов. – Хәзер ТР Финанс министрлыгы бу эшне республиканың барлык муниципалитетларында да актив алып бара».

Федераль законнарга декабрь аенда кертелгән үзгәрешләр нигезендә, муниципаль хезмәт күпфункцияле үзәк тарафыннан күрсәтелсә һәм дәүләт хезмәтләре порталында электрон рәвештә алу өчен мөмкин булса, ул билгеле бер ведомствода күрсәтелмәскә мөмкин, дип өстәде Е.Бардебанов. Шул рәвешле теге яки бу учреждениеләргә шәхсән килү зарурлыгыннан котылган шәһәр халкы вакытны экономияли һәм кирәкле хезмәтләрне күпкә тизрәк ала.

«Халыкның шәһәр үзәгендә ниндидер билгеле бер офиска бару кирәклеге булмавы мөһим – алар күпфункцияле үзәгенең яшәү урыны буенча теләсә кайсы офисында муниципаль хезмәтләр ала ала», – дип өстәде Е.Бардебанов.

Казанның күпфункцияле үзәгендә бүгенге көнгә 55 муниципаль хезмәт һәм шәһәр Башкарма комитетының 11 дәүләт хезмәте күрсәтелә.

Достоевский урамында урнашкан күпфункцияле үзәк 1-нче февральдә ачылды. Офис җитәкчесе Ләйлә Гаязова сөйләгәнчә, беренче ай дәвамында офис тест режимында эшләгән.

«Февраль ахырына кадәр без шәһәр халкын тере чират буенча түгел, ә алдан язылу буенча гына кабул иттек. Бу чорда без белгечләрне практикада өйрәттек, – дип аңлатты ул киңәшмәдә катнашучыларга. – Ай ахырына килүчеләр саны артты, һәм 1-нче марттан без тулы көчкә эшли башладык».

Күпфункцияле үзәктә бүген 260-тан артык төрле хезмәт күрсәтелә, моның өчен 25 документ кабул итү һәм бирү тәрәзәсе җиһазландырылган.

«Бездә барлык юнәлешләр буенча эшләүче универсаль белгечләр дә, шулай ук хезмәтләрнең билгеле бер төрләрен генә күрсәтә башлаучылар да бар, – дип өстәде Л.Гаязова. – Без төрле төрдәге хезмәтләр өчен каралган берничә программада эшлибез. Шулай ук Татарстанның электрон хөкүмәтендә дә эш алып барабыз. Боларның барысын да без кешеләрне стажировка стадиясендә өйрәттек һәм гражданнарны кабул итү вакытына алар бөтен кирәкле күнекмәләргә ия иде».

Депутат Людмила Андрееваның күпфункцияле үзәк хезмәткәрләре мәгарифе турындагы соравына җавап биреп, Е.Бардебанов билгеләп үткәнчә, бүген офисларда югары һәм урта-махсус белемгә ия булган шәһәр халкы эшкә урнаша ала. Һәр ярты ел саен күпфункцияле үзәкның барлык офислары хезмәткәрләре өчен шәһәрдә уку курслары үткәрелә, дип өстәде ул.

«Сезнең техникумнан соң яшьләрне эшкә алуыгыз яхшы. Бу алар өчен үзенә күрә социаль лифт булып хезмәт итә, һәм алга таба мондый кеше аңа нинди югары белем сайларга кирәклеген яхшы аңлый, тормыш чынбарлыгына җайлаша», – дип шәрехләде депутат Булат Әхмәтгәрәев.

Депутат Ефим Климов, үз чиратында, күпфункцияле үзәкнең әлеге офисында казанлыларда нинди хезмәтләр кирәклеге турында кызыксынды. Җавап итеп ТР күпфункцияле үзәк директоры урынбасары Руслан Нигъмәтуллин аңлатканча, еш кына шәһәрлеләр Росреестр хезмәтләрен сорап мөрәҗәгать итә, ә муниципаль хезмәткәрләрдән барыннан да бигрәк архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе хезмәтләренә ихтыяҗ зур.

Исегезгә төшерәбез, ел ахырына кадәр Татарстан башкаласында тагын 23 муниципаль хезмәтне цифрлаштыру планлаштырыла. Шулай итеп, ТР башкаласында 74 муниципаль хезмәт оештырылачак – бу гомуми санның 80%-тан артыгы. Россия Президенты йөкләмәсе буенча, 2022 елда барлык 133 социаль әһәмиятле хезмәт электрон рәвештә күрсәтелергә тиеш.

Күчмә утырышның икенче өлешендә депутатларны «Акыллы шәһәр» проектын гамәлгә ашыру эшләренең барышы, социаль өлкә учреждениеләре иминлегенең цифрлы системалары белән тәэмин итү, геомәгълүмат системасын эшләү белән таныштырдылар.

Казан шәһәре муниципаль берәмлеге идарәсе системасын цифрлаштыру турындагы мәсьәләне Казан шәһәре Думасының чираттагы сессиясенә карап тикшерүгә чыгару планлаштырыла.

Фоторепортаж
Казан шәһәре Думасы депутатлары муниципаль хезмәтләрне цифрлаштыру эше белән танышты
Барлык яңалыклар