Күчмә утырышта алар кризиска каршы шәһәр программаларыннан файдаланган эшмәкәрләрнең эшчәнлеге белән танышты.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 20 нче июль, Юлия Летникова). Бүген Казан шәһәр Думасының социаль-икътисадый үсеш, эшмәкәрлек һәм муниципаль милек буенча даими комиссиясе әгъзалары кризиска каршы шәһәр программаларыннан файдаланучы эшмәкәрләр белән очраштылар. Депутатлар санкцияләр шартларында кече һәм урта бизнеска ярдәм чараларын гамәлгә ашыруны һәм бирелгән ташламалардан файдалануның нәтиҗәлелеген бәяләделәр. Күчмә киңәшмәдә шулай ук Казан башкарма комитетының Икътисадый үсеш комитеты вәкилләре дә катнашты.
Башта депутатлар Владимир һәм Татьяна Еремеевларның «Светлячок» шәхси балалар бакчасында булдылар. 2018 елда гаилә аукцион сатуларда катнашкан һәм Революция урамындагы 27 нче номерлы торак йортның беренче катында аренда бүлмәсен откан. 118,1 кв.м мәйданлы бинада гаилә капиталь ремонт ясаган, барлык коммуникацияләрне үткәргән, мебель һәм җиһазлар китергән. Эш тәмамланганнан соң бакча өч яшькә кадәрге 15 баланы кабул итә башлаган. «Юдинода шәхси балалар бакчалары – эшмәкәрләр өчен буш урын, шуңа күрә без нәкъ менә шушы бизнесны ачарга булдык. Мөгаен, дәүләт ярдәменнән башка без балалар бакчасында эшне болай тиз башлап җибәрә алмас идек», - дип сөйләде Татьяна Еремеева.
Депутатлар эшмәкәрләрдән бизнесны үстерүдә нинди кыенлыклар булуы белән кызыксынды. Алар балалар бакчасының төп проблемасы – тәрбияләнүчеләргә һавада йөрү өчен мәйданчык булмау, дип уртаклаштылар. Моннан тыш, 2023 елда бинаны арендалау вакыты тәмамлана, әмма гаиләнең бинаны өстенлекле сатып алу хокукы бар, һәм алар бу хакта инде уйлана башлаган. Депутатлар билгеләп үткәнчә, муниципалитет бу мәсьәләләрне хәл итүдә эшмәкәрләргә ярдәм итәчәк. Казан Башкарма комитетының Икътисади үсеш комитеты белгечләре сүзләренә караганда, бүгенгә ташламалы аренда өчен кулай булган 105 бинадан 49 ы буш түгел. Сатып алуның өстенлекле хокукыннан 15 эшмәкәр файдаланган инде.
Аннары депутатлар Беломорск урамындагы «Эндомедиум+» ҖЧҖ медицина учреждениеләре өчен инструментлар һәм җиһазлар җитештерү мәйданчыгында булдылар. Директор Олег Гусев сөйләгәнчә, 2016 һәм 2019 елларда компания ташламалы кредитлау программасында катнашкан. 2016 елда ул еллык 12,3% ставка буенча 10 млн сум алган. «Без дәүләттән ярдәм алдык, җитәрлек булмаган җиһазларны булдырдык, кирәкле комплектлау әйберләре сатып алдык, ә аннары шәһәрдән еллык 10% белән 1,1 млн сум күләмендә субсидия алдык», – дип билгеләп үтте ул. Беренче кредитны түләгәннән соң, компания әйләнештәге акчаларны тулыландыру өчен еллык 12% ставка буенча 10 млн сумлык тагын бер кредит алган. Муниципалитет шулай ук еллык 5% белән 655 мең сум күләмендә субсидия түләгән. Бүгенге көндә компания төрле медицина операцияләрен үткәрү өчен 30 төрдән артык прибор һәм 600 дән артык төр инструментлар чыгара.
Депутат Делюс Сираҗетдинов Олег Гусевтан компаниянең комплектлаучы әйберләр сатып алу проблемалары бармы-юкмы дип кызыксынды. Директор элек детальләрне чит илдән сатып алулары турында сөйләде, ә хәзер компания импортны алыштыру өстендә эшли – Россия җитештерүчеләре һәм дустанә илләр белән хезмәттәшлекне җайга сала. Моннан тыш, компаниянең сату белән кыенлыклары бар – эшләнмәләрнең төп заказчылары дәүләт сәламәтлек саклау учреждениеләре, ә чит ил базарларына чыгу инструментларны һәм приборларны сертификацияләүне кыенлаштыра.
Медицина эшләнмәләрен, аерым алганда, сынуларны хирургик дәвалау өчен имплантатларны «Анатомика» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте дә чыгара, депутатлар анда да булды. 2016 елда предприятиегә 9 млн сумлык ташламалы кредитлау программасы кысаларында еллык 12,3% ставка буенча кредит биргәннәр, дип сөйләде икътисади мәсьәләләр буенча директор ярдәмчесе Мария Таран. Әлеге акчаларга «Анатомика» ҖЧҖ җир кишәрлеге һәм Монтаж урамында бина сатып алган. Җитештерүне гамәлгә кертүгә әзерлек 2017 ел ахырында башланды, 2018 ел ахырында Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды һәм Сәнәгатьне үстерү фондыннан 60 млн 210 мең сум күләмендә займ алынган.
Бизнес ачу белән муниципалитет та ярдәм иткән: ул предприятиегә елына 10% белән 1,2 млн сум күләмендә субсидия биргән. «Анатомика» ҖЧҖ директоры Дмитрий Чигарин, килүчеләрне җитештерү белән таныштырып, 2019 ел ахырында эшләнмәләр серияле җитештерелә башлады, дип билгеләп үтте. Һәрьяклап ярдәм предприятиегә үсәргә, ассортиментны киңәйтергә ярдәм итә. Бүгенге көндә «Анатомика» ҖЧҖ өч яшькә кадәрге балалар өчен транспедикуляр фиксация системасын Россиядә бердәнбер җитештерүче булып тора. Хәзерге вакытта оча-бот буыны эндопротезларын серияле әзерләү процессы актив җайга салына, нейрохирургиядә, травматологиядә һәм эндопротезлауда куллану өчен башка әйберләр чыгаруга таныклыклар алу эше алып барыла.
Казан шәһәр Думасы даими комиссиясенең күчмә утырышы көн тәртибенең тагын бер темасы Казанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыру булды. Депутатлар «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты кысаларында «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» федераль проекты буенча төзелә торган «Салават Күпере» паркында булдылар.
Җәмәгать киңлеге концепциясе өч зона булдыруны күздә тота: тыныч ял итү зонасы, парад һәм актив зоналар, дип сөйләде депутатларга проект архитекторы Карина Дәүләтҗанова (ZARF архитектура бюросы). Бүгенгә паркта эшләр 40% ка үтәлгән. Депутат Далия Гайнанова паркның сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен дә кулланыла алуына игътибарны юнәлтте. Карина Дәүләтҗанова сүзләренә караганда, җәмәгать киңлеге территориясендә паркның берничә ягында уңайлы керү өчен берничә пандус оештырылган, уен лабиринты һәм сәламәтлек үзенчәлекләре булган яшь казанлылар файдалана ала торган мәйданчык булдырылачак. Паркта барлык эшләрне җәй ахырына тәмамлау планлаштырыла.