В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Эшче төркем хокук бозуларны ачыкламады, китерелә торган азык-төлек продуктларының югары сыйфатын, сертификатлар булуны һәм саклау кагыйдәләрен үтәүне билгеләп үтте.
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче гыйнвар). Казан шәһәре Думасы депутатлары Казанның гомуми һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә туклану оештыруны тикшерде. Чарада Казан Мэры урынбасары Людмила Андреева, Мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Марат Фаттиев һәм Казанның азык-төлек һәм туклану департаменты генераль директоры Рима Мөхәммәдшина катнашты.
Казан шәһәре Думасының мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр һәм шәһәрлеләрнең сәламәтлеген һәм әйләнә-тирә мохитне саклау буенча даими комиссияләренең эш төркеме
4 мәгариф учреждениесендә булдылар: Вахитов районының 39-нчы мәктәбендә, 212-нче балалар бакчасында, 142-нче номерлы сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен мәктәптә һәм Совет районының 253-нче номерлы балалар бакчасында. Әлеге уку йортлары мисалында алар балаларны кайнар ризык белән тәэмин итү мәсьәләсен өйрәнделәр, шулай ук китерелә торган продуктларның сыйфатын бәяләделәр.
Тикшерү вакытында учреждениеләрдә тәртип бозулар ачыкланмады, яхшы сыйфатлы азык-төлек китерелгән, сертификатлар бар, саклау кагыйдәләре үтәлгән. Әмма, учреждение җитәкчеләре, хезмәткәрләре, ата-аналар һәм балалар белән аралашканнан соң, депутатлар ит ярымфабрикатлары, камыр ризыклары сыйфаты канәгатьләндерерлек булмаган башка проблемалар барлыгын, кече хезмәт күрсәтүче персоналның хезмәт хакының түбән нормативын билгеләп үттеләр.
Даими комиссия депутатлары Мәгариф идарәсенә һәм Азык-төлек департаментына шикаятьләрне бетерергә кушты, шулай ук якындагы түгәрәк өстәл утырышында барлык проблемалар буенча фикер алышырга карар кылдылар.