Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.01.2019, 14:13

Казан шәһәре Думасы депутатлары Казанның Яңа Савин районындагы сырхауханәләрне карап чыктылар

Эшче төркем капиталь төзекләндерүдән соң шәһәрнең сәламәтлек саклау учреждениеләрендә пациентларның яшәү шартлары яхшыруын билгеләде.

(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче гыйнвар). Казан шәһәр Думасы депутатлары капиталь ремонт үткәргәннән соң шәһәр сырхауханәләрен карап тикшерүне дәвам итте. Киңәшмәдә Казан Мэры урынбасары Людмила Андреева, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгының урынбасарлары Гөлнара Гайфуллина һәм Гөлсинә Хуҗиева катнаштылар.

Шәһәрлеләрнең сәламәтлеген һәм әйләнә-тирә мохитне саклау буенча даими комиссиянең эшче төркеме 10-нчы шәһәр сырхауханәсенә (Бондаренко ур., 4) һәм 9-нчы номерлы балалар шәһәр сырхауханәсенә (Адоратский ур., 6) килеп китте. Бу медицина оешмаларында капиталь төзекләндерү үткәрелде һәм “Кунакчыл сырхауханә” проекты кертелде.

Шулай итеп, депутатлар капремонттан соң сәламәтлек саклау учреждениеләрендә пациентларның яшәү шартлары яхшыруын билгеләп үттеләр. Әмма ике сырхауханәдә да бүлеп бирелгән акчаларның җитәрлек булмавы һәм подрядчыларның намуссыз булуы аркасында тулы күләмдә ремонт эшләре башкарылмый калган. Алар 2019 елның беренче яртыеллыгы дәвамында тәмамланачак.

Электрон системаның заманча сырхауханәдә булырга тиешле таләпләргә туры килмәве җитди проблемаларның берсе булып кала. Аерым алганда, диспансер учетында булган пациентларга турыдан-туры белгечкә, терапевттан башка, язылу мөмкинлеге булмау, бер үк табибка кабат язылуны чикләү юк, башка электрон программалар белән интегральлек юк, шуңа күрә табиб бер пациент буенча билгеләнүләрне кабат тутырырга мәҗбүр.

Шулай ук депутатлар халык саны артуга карамастан, медицина учреждениеләренең штат расписаниесе 40 елдан артык яңадан каралмаган булганга игътибар иттеләр. Моннан тыш, халык саны буенча формалашкан участоклар табибны тиешенчә кабул итәргә мөмкинлек бирми. 1 участокка норматив буенча 1700-1800 кеше тиеш булса, сырхауханәләрдә кимендә 2100 кешегә хезмәт күрсәтелә.

Сәламәтлек саклау учреждениеләре янындагы территориядә парковка киңлеген оештыру мәсьәләсе актуаль булып кала.

Депутатларның планнарында шулай ук Казанның Идел буе һәм Совет районнарының медицина учреждениеләрен карап чыгу каралган.

Барлык яңалыклар