Киңәшмә шәһәрнең Совет районында урнашкан 175-нче номерлы гимназиядә атуда һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алудан башланды.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче май, Алинә Бережная). Бүген Ратушада Казан шәһәр Думасының өч даими комиссиясенең чираттан тыш утырышы узды. Депутатлар шәһәрнең уку йортларында иминлекне тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова Казан шәһәре муниципаль берәмлеге секретаре Альбина Рафикова рәислегендә узган утырышта катнашты.
Киңәшмә шәһәрнең Совет районында урнашкан 175-нче номерлы гимназиядә атуда һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алудан башланды. «Без Казанның гомуми белем бирү учреждениеләрендә куркынычсызлык чараларын тәэмин итү һәм яшьләр белән профилактик эш оештыру буенча тәкъдимнәр чыгарырга җыелдык, – дип мөрәҗәгать итте депутатларга Альбина Рафикова. – Эш башкарыла, әмма вакыйгалар күрсәткәнчә, бу җитәрлек түгел. Бүген мәсьәлә иң югары дәрәҗәдә тикшерелә, әмма муниципалитет дәрәҗәсендә дә без үз тәкъдимнәребезне кертә алабыз».
175-нче гимназиядәге фаҗигадән соң шәһәр мәктәпләрендә куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча башкарылган эшләр турында мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Андрей Мачин сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, күзәтчелек органнары һәм Росгвардия хезмәткәрләре мәктәпләрдә куркынычсызлык паспортлары нигезендә техник җиһазлануны – хәвефле төймәнең функциональ булуын, металлодетекторлар эшен, учреждениегә кергәндә сак булуын тикшергәннәр.
Мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары депутатларга мәгариф учреждениеләрен федераль бюджет исәбеннән саклау белән тәэмин итү турында закон чыгару инициативасы белән чыгыш ясарга тәкъдим итте. «Фаҗига Росгвардия хезмәткәрләре генә тулы кыйммәтле сакны тәэмин итә алганын күрсәтте. Минималь чишелеш – һәр учреждениедә шәхси сак предприятиесе булу, әмма әлеге саклау бюджеттан тыш акчалардан тәэмин ителә», – дип аңлатты Андрей Мачин. Депутат Людмила Андреева үз чиратында көндезге каравылны исәпләү методикасын эшләргә тәкъдим итте. «Әгәр Татарстан Министрлар Кабинеты аны расласа, без шәһәр бюджетына саклау чыгымнарын кертә алачакбыз», –диде ул.
Шулай ук, Андрей Мачин фикеренчә, төрле гадәттән тыш хәлләр вакытында укучыларга һәм педагоглар коллективына үзеңне ничек тотарга дигән инструкцияләр эшләргә кирәк.
Законлылык, хокук тәртибе һәм җирле үзидарә мәсьәләләре буенча даими комиссия рәисе Алексей Селивановский мәктәпләрдә сак сыйфатында полиция ветераннарын һәм элеккеге хәрби хезмәткәрләрне җәлеп итәргә тәкъдим итте. «Сакта профессиональ әзерлекле кеше булырга тиеш», – дип ышана ул. А.Селивановский шулай ук корал турындагы законны яңадан карау кирәклегенә игътибар итте. Аның фикеренчә, аерым алганда, аны сатып алырга мөмкин булган 18 яшьне 21 яшькә кадәр арттырырга кирәк. Тагын бер шарт аучылар бергәлегенә керүе һәм әлеге берләшмәнең ике әгъзасыннан уңай характеристика булырга тиеш.
Яшьләрне эш белән тәэмин итүгә зур игътибар бирергә һәм үсеп килүче буынга кызыклы проектларны гамәлгә ашырырга кирәк, дип саный мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча даими комиссия рәисе Зөһрә Нигъмәтуллина. Мисалга ул «Дулкын өстендә» проектын китерде, анда балалар белән тигез дәрәҗәдә профессиональ спортчылар, мәдәният вәкилләре һәм республиканың башка медиа шәхесләре аралаша. «Әгәр безнең һәркайсыбыз мәктәп укучылары белән чын күңелдән эшли башласа, без җәмгыятебезне үзгәртә алачакбыз. Балалар, барыбыз кебек үк, төрле, әмма аларны нәрсә беләндер мавыктырырга кирәк», – диде Зөһрә Нигъмәтуллина.
Идеяне Казан шәһәре Думасы секретаре Альбина Рафикова хуплады:»яшь лидерларны, уңышка ирешкән кешеләрне очрашуларга чакырырга кирәк, яшьләр аларны күрсен һәм алар яшьләр өчен үрнәк булсын».
Балалар куркынычсызлыгын тәэмин итүдә шулай ук психологлар белән аралашуга мохтаҗ ата-аналар зур роль уйный, дип билгеләп үттеләр утырышта катнашучылар. Депутат Далия Гайнанова шәһәрнең Яңа Савин районының 49-нчы мәктәбендә укучыларның ата-аналары белән психолог эшләвен сөйләде. «Ата-аналар ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Бу бик мөһим, чөнки балаларда күчеш яше булганда, бала белән аралаша белергә кирәк», – диде Далия Гайнанова.
Психологлар белән эшне яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт буенча даими комиссия рәисе Евгений Чекашов та активлаштырырга тәкъдим итте. Яшьләр парламенты депутаты Антон Спиридонов балигъ булмаганнар эшләре бүлекчәләрендә исәптә торучы балаларны яшүсмерләр клублары аша социальләштерү мөһим дип ышана.
Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова билгеләп үткәнчә, барлык тәкъдимнәр дә күз уңыннан төшеп калырга тиеш түгел, һәм депутатларга 19-нчы майга кадәр комиссиягә үз идеяләрен җибәрергә кушты. «Озак сроклы һәм кыска сроклы бурычларны билгеләргә кирәк. Депутатлар корпусына проблеманы мөмкин кадәр күбрәк хәл итү юлларын тәкъдим итү бик мөһим «, – дип нәтиҗә ясады ул.