Алар полиция хезмәткәрләренә WorldSkills узган вакытта шәһәрлеләрнең иминлегенә аерым игътибар бирергә тәкъдим иттеләр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче март). Кичә Татарстан башкаласында Казан шәһәре Думасының законлылык, хокук тәртибе һәм җирле үзидарә мәсьәләләре буенча даими комиссиясе утырышы узды. Депутатлар Россия Эчке эшләр министрлыгының Транспорт буенча Казан линия идарәсе эшчәнлеге турында хисап тыңладылар һәм фикер алыштылар, шулай ук полиция хезмәткәрләренә WorldSkills узган вакытта шәһәрлеләрнең иминлегенә аерым игътибар бирергә тәкъдим иттеләр.
2018 елда тимер юл, су һәм һава транспорты объектларында хокук тәртибен һәм иминлекне тәэмин итү буенча күрелгән чаралар турында депутатларга үзенең хисабында Россия Эчке эшләр министрлыгының Транспорт буенча Казан линия идарәсе башлыгы Станислав Богомолов сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, узган ел идарә хезмәткәрләре көче белән Татарстан башкаласында җинаятьләрне ачу, ачыклау һәм тикшерү, гражданнарның шәхси һәм милек иминлеген тәэмин итү эшен камилләштерү буенча оештыру-гамәли чаралар комплексы үткәрелгән. Шул рәвешле, аерым сак белән футбол буенча дөнья чемпионатын, йөзү буенча дөнья кубогының халыкара этабы һәм башка зур чараларга әзерлек һәм аны уздыру чоры тәэмин ителгән. "Эш нәтиҗәсендә, хезмәт күрсәтелгән участокларда террорлык актларына, экстремизм күренешләренә, җәмәгать тәртибен төркемләп бозуларга һәм хулиганлыкка юл куелмады", - дип ассызыклады С.Богомолов.
Казан линия идарәсе бүлекчәләренең оператив-хезмәт эшчәнлеге транспорт объектларындагы вәзгыятьнең контрольдә булуы турында сөйли, дип билгеләп үтте депутатлар үз чиратында.
Бүген Казанда һөнәри осталык буенча WorldSkills дөнья чемпионатын үткәрүгә планлы әзерлек бара, ул Татарстан башкаласында бу елның җәендә узачак. Әзерлек кысаларында, идарә хезмәткәрләре террорчылыкка каршы юнәлдерелгән чараларның киң комплексын гамәлгә ашыралар, дип өстәде С.Богомолов. Даими комиссия депутатлары Казан линия идарәсенә транспорт инфраструктурасы объектларына кертү режимын, кулдагы букчаларны һәм багажны күзәтүгә ерым игътибар бирергә тәкъдим итте. Алар шулай ук Казан линия идарәсенә техник яктан тәэмин итү, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен парковкалар, гамәлдәге шәхси составны урнаштыру өчен урыннар һәм башка шундый мәсьәләләр буенча муниципаль берәмлек белән тыгызрак хезмәттәшлек итәргә тәкъдим иттеләр.
Утырышка йомгак ясап, даими комиссия депутатлары Казан линия идарәсе хезмәткәрләренә рәхмәт белдерделәр, алар үзләре хезмәт күрсәткән объектларда хәл тотрыклы булып калсын, ә пассажирлар һәм хезмәт күрсәтүче хезмәткәрләр үзен тыныч, имин хис итсен өчен барысын да эшлиләр, дип билгеләп үттеләр.