Эш төркеме әгъзалары балаларның ял итү шартларын, туклану, медицина хезмәтен күрсәтүне оештыру белән таныштылар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче май). Казан шәһәр Думасы депутатлары мәктәп яны лагерьларында балаларның җәйге ялын оештыруны тикшерде. Эш төркеме әгъзалары балаларның ялларын һәм ял итү шартларын, туклану, медицина хезмәтен күрсәтүне оештыру белән таныштылар.
Депутатлар Казанның Мәскәү районы гомуми белем бирү учреждениеләренең мәктәп яны лагерьларында – 120-нче мәктәптә һәм 75-нче һәм 102-нче гимназияләрдә булды.
Күчмә киңәшмәдә Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Людмила Андреева, Казан шәһәр Думасы депутатлары Фәнис Нурмөхәммәтов, Таиса Чернова, Ләйлә Гарифуллина, Альбина Кыямова, Руслан Минабетдинов һәм Илгиз Әхмәтҗанов, шулай ук Казан Мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Эльмира Тахавиева катнаштылар.
Депутатлар мәктәп яны лагерьларында яхшы ял оештыруны билгеләп үтте, биредә балалар өчен өч тапкыр ашату оештырылган, төрле балалар ял итү программалары әзерләнгән, алар арасында һөнәрләр һәм белгечлекләр белән таныштыруга юнәлтелгән һөнәри юнәлеш бирү программасы да бар. Киңәшмә барышында шулай ук депутатлар алга таба хәл итүне таләп итә торган берничә мәсьәләне ачыклады, алар арасында 120-нче номерлы мәктәп янында спорт мәйданчыгы җиһазландырылышы.
Депутатлар балаларның ялын һәм сәламәтләндерүен оештыру буенча эшне Казанның башка районнарында урнашкан лагерьларга барып дәвам итәргә планлаштыралар.