Татарстан башкаласында Казан шәһәре Думасының шәһәр төзелеше һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча даими комиссиясенең эшче төркеменең күчмә утырышы узды.
Фото: Казан шәһәре Думасы
Киңәшмәдә Казан шәһәре думасы секретаре Альбина Рафикова, Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина катнашты.
Казан тарихи җирлегенең тотрыклы үсеш концепциясен Татарстан Президенты кушуы буенча ике ел дәвамында эшләделәр. Эш төркемен Казан Мэры Илсур Метшин җитәкләде, бу процессны ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова кураторлык итте. Концепция төзелешне җайга салу, территорияне үстерү һәм киләчәк тарихи үзәкне формалаштыру принципларын үз эченә ала. Документ республика башкаласының тарихи үзәге төзеләчәк норматив база нигезенә ятачак һәм Татарстанның башка тарихи җирлекләре өчен ориентир булачак. Концепциянең гамәлдә булу вакыты 10-15 елга исәпләнгән.
Казанның тарихи җирлеге территориясе бөтен шәһәр территориясенең 23 гектарын, яисә 4%-ын алып тора. Депутатларга архитектура һәм мәдәни мирас һәйкәлләрен саклау бүлеге башлыгы Лея Соловьева сөйләгәнчә, биредә саклау предметы булып ландшафт, елга, күл элементлары һәм 431 бина тора. Концепция аларны саклап калырга һәм шәһәр үзәген гармонияле рәвештә үстерергә мөмкинлек бирәчәк. Моның өчен ул шәһәр төзелеше, иҗтимагый-пространстволы һәм матди булмаган өч юнәлешне үз эченә ала.
Күчмә утырыш кысаларында депутатлар Фатыйх Кәрим урамындагы 7-нче йортта булдылар. Хәзерге вакытта бинада рәссам остаханәсе һәм «Каушчи» кунакханәсе урнашкан. Бина XIX гасыр азагындагы гражданлык архитектурасы һәйкәле булып тора. Революциядән соң эшкуар йортын коммуналь фатирларга тапшырганнар. 2003 елда яшәүчеләрне чыгарганнар, берничә ел бина хуҗасыз торган һәм җимерелгән.
Берничә елдан соң, аукционда аны рәссамнар Динә Яушева тормыш иптәше белән сатып алганнар. Алар йортның тарихи йөзен торгызырга һәм көнкүреш әйберләрен сакларга тырышты. «Яңадан торгызу һәм реставрациягә бик күп акча сарыф итәргә туры килде. Ялгыз гына бөтен йортны ремонтлап булмый иде, шуңа күрә без инвестор таптык», – дип сөйләде йорт хуҗасы.
Аннан соң депутатлар Иске Татар бистәсендәге Каюм Насыйри җәяүле урамы буйлап үттеләр. «Иске шәһәр» территориясе префектының беренче урынбасары Ранур Шакиров киңәшмәдә катнашучыларга биредә яңартылган тарихи биналарны күрсәтте. Аерым алганда, очрашуда катнашучылар Каюм Насыйри урамы, 11 адресы буенча сәүдәгәр Муллин йорты янындагы ишегалдына керделәр. Биредә XIX гасыр ахырында шушы территориядә үскән агачлар белән сәүдәгәрләр бакчасы торгызылган.
Аннары депутатларга федераль әһәмияткә ия мәдәни мирас объекты булган Мөштәри урамы, 20 адресы буенча урнашкан Киселев йортын торгызу барышы турында сөйләделәр. «КамаСтройИнвест» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте төзелеш компаниясенең коммерция директоры Антонина Дарчинова сүзләренә караганда, тарихи биналарны реставрацияләү генә түгел, ә заманча файдалану – коммерция һәм торак өчен яраклаштыру да мөһим. Әмма бу эш барышында күп санлы документлар, килештерүләр һәм чикләүләр белән очрашырга туры килә. Депутатларга Архитектура идарәсе белгечләре аңлатканча, Казанның тарихи җирлеген тотрыклы үстерү концепциясе инвесторларга эшне җиңеләйтә алачак.
Эшче төркем әгъзалары әлеге мәгълүматны игътибарга алды һәм документ белән кызыксынуларын белдерделәр. Аның буенча якын арада узачак Казан шәһәр думасы сессиясендә фикер алышу планлаштырыла.