Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.10.2018, 16:32

Казан шәһәр Думасы депутатлары шәһәр төзелешен проектлаштыруының җирле нормативларына кертелгән үзгәрешләрне өйрәнделәр

Башкарма комитетта шәһәр төзелеше һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча даими комиссия утырышы узды.

(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы октябрь, Алина Бережная). Бүген Казан Башкарма комитетында Казан шәһәр Думасының шәһәр төзелеше һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча даими комиссиясе утырышы узды. Фикер алышуның төп темасы шәһәр округының шәһәр төзелешен проектлаштыруының җирле нормативларына кертергә планлаштырылган үзгәрешләр проекты булды.

Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева билгеләп үткәнчә, проектта төзүчеләрдән, проект ясаучылардан һәм Казан шәһәр Думасы депутатларыннан килгән тәкъдимнәр исәпкә алынды. Моннан кала федераль законнарга кертелгән үзгәрешләр дә исәпкә алынган. Шулай итеп, нормативларга 42 үзгәреш кертергә тәкъдим ителә. Яңа редакциядә планлаштыру берәмлегенең структур элементларының нормалаштырыла торган күрсәткечләре, җир кишәрлекләрендә төрле социаль-көнкүреш мәйданчыкларының ничек урнашуы конкретлаша: олылар, балалар өчен ял итү урыннары, спорт белән шөгыльләнү зоналары.

Биредә үк ачык паркинглардан санитар һәм көнкүреш резервларның уку йортларына, спорт белән шөгыльләнү урыннарына һәм балалар мәйданчыкларына кадәрге зурлыклары китерелгән. Җир кишәрлекләрендә күп фатирлы йортларны төзү тыгызлыгы 30 проценттан артмаска тиеш.

Документның зур өлеше җиңел автомобильләрне саклау һәм парковкалауга багышланган.

Т.Прокофьева әйткәнчә, җирле нормативларга кертелгән мөһим үзгәрешләрнең берсе – цоколь катларына яңа керү юллары ясауны тыю.

Моннан кала, утырышта Казанның Җирдән файдалану һәм төзелеш регламентларының шәһәр төзелеше зоналары картасына үзгәрешләр кертү мәсьәләсен карадылар. Яңа корылмалар торгызу өчен ике объетның чикләрен ачыкларга тәкъдим ителде. Әлеге мәсьәлә шулай ук Казан шәһәр Думасының чираттагы сессиясендә каралачак.

Барлык яңалыклар