В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Р.Миңнеханов туган телләрне саклау һәм мәгариф системасын үстерү мәсьәләләре буенча махсус комиссия төзүне хуплады.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче март). VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү турындагы канунны хуплады. Карар ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Хөкүмәте вәкилләре һәм чакырылган кунаклар катнашында Дәүләт Советының сигезенче утырышында кабул ителде. Утырышны ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.
Утырыш барышында парламентарийларга Минтимер Шәймиев мөрәҗәгать итте. Ул билгеләп үткәнчә, РФ Конституциясе СССР таркалганнан соң катлаулы күчеш чорында кабул ителгән, әмма бу илдәге сәяси һәм социаль-икътисади вәзгыятьнең тотрыклылануы өчен хәлиткеч фактор булды. «Конституциягә өлгереп җиткән төзәтмәләр кертелә. Бу тәкъдимнәрне кертеп һәм хуплап, без, һичшиксез, төзәтмәләрнең Россия Федерациясенең күпмилләтле һәм күпконфессияле булуын исәпкә алып яхшырак эшләве турында уйларга тиеш. Юл катлаулы. Барлык адымнарга да бик сак барырга кирәк. Әмма хәзер тәкъдим ителгән төзәтмәләрдән башка булмый», - диде Минтимер Шәймиев.
Элегрәк ТР Дәүләт Советы депутатлары РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү турындагы закон кабул ителүгә бәйле рәвештә Россия Президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать әзерләгән иде. Минтимер Шәймиев бу мөрәҗәгатьтә туган телләрне саклау һәм мәгариф системасын үстерү мәсьәләләрен чагылдырырга чакырды. Аның фикеренчә, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршында туган телне саклау буенча махсус комиссия төзергә кирәк.
Рөстәм Миңнеханов Минтимер Шәймиевне хуплады, туган телне өйрәнү мәсьәләләре буенча системалы эш алып бару кирәклеген билгеләп үтте. «Бу тема күптән борчый, ул дәүләт башлыгына мөрәҗәгать итүгә лаек. Мин ышанам ки, без бу эшне башкарачакбыз. Депутатларга мөрәҗәгать итеп, РФ Конституциясенә төзәтмәләрне хуплавыгызны сорыйм», - дип өстәде ТР Президенты. Республика башлыгы ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтовка комиссияне җитәкләргә тәкъдим итте, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Искәртеп узабыз, РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү турында Владимир Путин гыйнвар аенда Федераль Җыенга еллык юлламасын игълан итү барышында хәбәр итте. Дәүләт башлыгы аларны гомуми тавыш бирүгә бердәм пакет белән чыгарырга тәкъдим итте. Алдан тавыш бирү датасы булып 22-нче апрель көне сайланган, тиешле указ якын арада басылып чыгачак. Тавыш бирү көне бөтен ил территориясендә ял көне буларак игълан ителәчәге мәгълүм.
11-нче мартта РФ Дәүләт Думасы илнең төп канунына өченче, ахыргы укылышта төзәтмәләр кабул итте. Барлыгы 400-гә якын төзәтмә әзерләнгән, шул исәптән депутатлар һәм сенаторлар тарафыннан.