В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бер ел эчендә 640 тонна азык-төлек продукциясе яраксызга чыгарылган
Узган уку елында «Казан шәһәре азык-төлек һәм социаль туклану департаменты» АҖ лабораториясе 820 күчмә тикшерү һәм 168 меңнән артык анализ үткәргән, нәтиҗәдә 640 тонна азык-төлек продукциясе яраксызга чыгарылган. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә предприятиенең генераль директоры Рима Мөхәммәдшина хәбәр итте.
«Бездә иң текә лаборатория, ул меңләгән күчмә тикшерүләр һәм йөз меңнәрчә проба үткәрергә мөмкинлек бирә. Чыгыштан дөрес билгеләп үткәнемчә, 640 тонна продукция яраксызга чыгарылган. Күз алдына гына китерегез, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, сәламәтлек саклау учреждениеләрендә безнең балалар өстәлләренә бу продукция составы эләкмәгән, чөнки ул сыйфатсыз булган», – дип шәрехләде Казан мэры Илсур Метшин.
Рима Мөхәммәдшина ассызыклаганча, продукциянең сыйфатын даими тикшерүләр мәгариф һәм сәламәтлек саклау учреждениеләрендә уку елы дәвамында үткәрелә. «Безнең эшнең төп максаты – куркынычсызлыкны һәм туклануның югары сыйфатын тәэмин итү», – дип белдерде департамент җитәкчесе.
Ул туклануны оештыру бүлегенең оешманың билгеләнгән таләпләрне үтәвен тикшереп, шулай ук мәгариф учреждениеләренең ашханә персоналын укыту өчен 1,8 меңнән артык сәфәр уздырганлыгын өстәде.