Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.04.2020, 14:31

Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты блокпостлардагы 300 полиция хезмәткәрен кайнар ризык белән тәэмин итә

Автобуслар тәүлегенә 2 тапкыр кайнар төшке аш илтә - иртән 10.30 сәгатьтә һәм төнлә 23.00 сәгатьтә.

(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче апрель, Алинә Бережная). Казанда хокук саклау органнары хезмәткәрләре өчен туклану оештырылган, алар тәүлек буе шәһәрдә блокпостларда кизү тора. Аларны Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты тәэмин итә. Предприятиедә булган Казан Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, полиция хезмәткәрләре бүген көчәйтелгән режимда эшли, шуңа күрә көчләрне саклау өчен аларны сыйфатлы ризык белән тукландыру бик мөһим.

Исегезгә төшерәбез, Казанга керү урынында ЮХИДИ, полиция һәм Росгвардия хезмәткәрләре кизү торган 14 пост урнаштырылган. Көч ведомстволары вәкилләре автомобильчеләрнең Татарстан территориясендә 30-нчы марттан алып яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау өчен билгеләнгән үз-үзен изоляцияләү режимы кагыйдәләрен үтәвен тикшерәләр

Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты директоры Рима Мөхәммәтшина кайнар аш белән ике сменада хезмәт итүче барлык 300 полиция хезмәткәре тәэмин ителде, дип сөйләде. Автобуслар тәүлегенә 2 тапкыр кайнар төшке аш илтә - иртән 10.30 сәгатьтә һәм төнлә 23.00 сәгатьтә. Төшке ашка аш, гарнирдан һәм ит ашамлыгыннан торган икенче ризык, икмәк һәм чәй керә. «Көндезге аш блокпостларга махсус термосларда китерелә, ризыклар бер тапкыр кулланыла торган савытта бирелә, шулай ук дезинфекция чаралары да бар», - дип сөйләде Р.Мөхәммәтшина.

«Хокук саклау органнары җитди хезмәт алып бара, үз исемемнән рәхмәт сүзләрен җиткерергә телим, аларның эшләренә бүген бик күп нәрсә, аерым алганда, үз-үзләрен изоляцияләү режимы тәртибен һәм кагыйдәләрен үтәү дә бәйле. Шулай ук бүген шәһәр тормышы өчен эшләвен дәвам итүче медицина персоналына һәм предприятиеләргә йөкләнеш җитди артты - бу газчылар, электриклар, транспорт предприятиеләре хезмәткәрләре. Шәһәр җаваплы чорда бөтен кирәкле тормыш белән тәэмин ителсен өчен, күп санлы кешеләр хезмәт куя», - диде И.Метшин.

Азык-төлек һәм социаль туклану департаментында шулай ук Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров, Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов та булды.

Фоторепортаж
Казан Мэры Азык-төлек һәм социаль туклану департаментында булып кайтты, 2.04.20
Видеорепортаж
02.04.2020 14:38
Блокпостлардагы 300 полиция хезмәткәрен кайнар ризык белән тәэмин иттеләр
Барлык яңалыклар

Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты блокпостлардагы 300 полиция хезмәткәрен кайнар ризык белән тәэмин итә

(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче апрель, Алинә Бережная). Казанда хокук саклау органнары хезмәткәрләре өчен туклану оештырылган, алар тәүлек буе шәһәрдә блокпостларда кизү тора. Аларны Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты тәэмин итә. Предприятиедә булган Казан Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, полиция хезмәткәрләре бүген көчәйтелгән режимда эшли, шуңа күрә көчләрне саклау өчен аларны сыйфатлы ризык белән тукландыру бик мөһим.

Исегезгә төшерәбез, Казанга керү урынында ЮХИДИ, полиция һәм Росгвардия хезмәткәрләре кизү торган 14 пост урнаштырылган. Көч ведомстволары вәкилләре автомобильчеләрнең Татарстан территориясендә 30-нчы марттан алып яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау өчен билгеләнгән үз-үзен изоляцияләү режимы кагыйдәләрен үтәвен тикшерәләр.