В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ведомство тикшерүе шушы арада ата-аналардан килгән мөрәҗәгатьләргә бәйле рәвештә узды.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы июль, Алинә Бережная). Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты «Салават күпере» микрорайонындагы 182-нче номерлы лицейга балаларны беренче сыйныфка кабул иткәндә хокук бозуларны ачыкламады. Ведомство тикшерүе шушы арада ата-аналардан килгән мөрәҗәгатьләргә бәйле рәвештә оештырылды.
ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары – мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Мөҗипов аңлатканча, 2019 елда мәгариф турындагы федераль законга һәм РФ Гаилә кодексына үзгәрешләр кертелде. Яңалыклар нигезендә, беренче сыйныфка кабул иткәндә ташламалы вәкаләтләр бирелгән гражданнар категориясе формалаштырылган.
Мәсәлән, укырга кергәндә өстенлекле хокукка абыйлары һәм / яки апалары инде лицейда белем алган балалар ия. 182-нче номерлы лицейның беренче сыйныфына кертелгән 216 баланың 174-е өстенлекле хокукка ия булган, ягъни аларның абыйлары һәм апалары лицейда укый инде. Шул исәптән 156 бала 182-нче номерлы лицей беркетелгән микрорайонда яши. 18 бала башка микрорайоннарда яши, әмма закон буенча алар да, территориаль принципка карамастан, өстенлеккә ия.
Киләсе ташламалы категория – ата-аналары хокук саклау органнарында хезмәт итә торган балалар. Лицейның беренче сыйныфына шундый 14 бала кабул ителде. Биредә белем алачак тагын 28 беренче сыйныф укучысы әлеге микрорайонда яши.
«Барлык гаризалар да җентекләп анализланды. Тикшерү балаларны кабул иткәндә хокук бозуларның булмавын күрсәтте», – дип белдерде Рәмис Мөҗипов. «Тикшерү нәтиҗәләре турындагы бөтен мәгълүмат шәһәр Башкарма комитетына тапшырылачак, ул балаларны мәгариф учреждениеләре белән тәэмин итүнең башка формаларын табарга тиеш булачак», – дип өстәде мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе.
Исегезгә төшерәбез, 182-нче номерлы лицейга кертелмәгән балаларның әти-әниләренә гаризаларны 188-нче номерлы лицейга, ул 1-нче сентябрьдә ачылачак һәм 189-нчы номерлы гимназиягә тапшырырга тәкъдим ителде.