В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасарлары ачык тавыш бирү нәтиҗәләре буенча сайланды.
Фото: Денис Гордийко
Кандидатлар Казан Мэры Илсур Метшин тарафыннан тәкъдим ителде.
Депутатларны ачык сайлулар нәтиҗәләре буенча Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары итеп, элек шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкарган Денис Калинкин, шәһәр муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары взифсына Евгения Лодвигова сайланды. Шулай ук утырышта Казан шәһәр думасы секретаре да сайланды. Әлеге взифага моңа кадәр Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгының секретариат идарәсе башлыгы вазифасын биләгән Альбина Рафикова билгеләнде.