ТР башкаласы урамнары җәйге сезонда 3 миллионнан артык чәчәк һәм 50 чәчәк фигурасы белән бизәләчәк
Фото: Денис Гордийко
«Чәчәк ата торган Казан – матур образ гына түгел, ә без ел саен үзебезгә куя торган максат. Быел Горводзеленхоз үзе генә дә 1,5 миллионга якын чәчәк утыртачак, ә гомумән шәһәр буенча 3 миллион чәчәк утыртылачак. Бу эштә безнең фикердәшләребез – казанлылар бар һәм алар моңа кадәр дә үз көчләре белән йортлары янындагы бакчаларны бизәделәр, ә хәзер «Безнең ишегалды» программасы ярдәмендә чәчәккә төренгән ишегаллары саны артты», – дип ассызыклады шәһәр башлыгының беренче урынбасары Денис Калинкин.
Сәлахетдинов шәһәр бюджеты хисабына 1,5 миллион чәчәк утыртылачагын җиткерде – бу 55 млн сум, тагын 108 млн сум шәһәр мәйданчыкларын өстәмә яшелләндерүгә бүлеп бирелгән.
«Бюджет акчалары исәбенә 19 мең кв. метрдан артык мәйданда 60 урамда чәчәк бизәлеше башкарылачак. Моннан тыш, эшләрне шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары көче белән оештыралар. Алар ел саен читтә калмыйлар, уртак тырышлык белән без шәһәр пейзажларының матурлыгын тагы да яхшырак ассызыклый алачакбыз», – диде ул.
Пушкин, Лобачевский, Н.Ершов урамнары, Оренбург тракты, Универсиада проспекты, С.Хәким һәм башка урамнар чәчәкләр белән бизәләчәк. Ирек мәйданында роза куаклары утыртуны дәвам итәчәкләр, алар беренчеләрдән булып Касаткин урамында барлыкка киләчәк.
Шәһәрнең төп магистральләре буйлап 40 урамда – Кремль, Вишневский, Камалиев, Ершов, Павлюхин урамнарында, Оренбург трактында 2 меңнән артык чәчәк кашпосы эленәчәк. Моның өчен 32 меңнән артык ампель петуния үсентесе кулланыла, дип ассызыклады Сәлахетдинов.
Шәһәрнең төрле өлешләрендә 50 чәчәк фигурасыннан торган 20 күләмле композиция урнаштырылачак.
«Аларны спорт объектлары янындагы, автомобиль юллары буендагы һәм «Әкият» курчак театры янындагы традицион һәм бөтен кешегә таныш мәйданчыкларда очратырга мөмкин. Анда ел саен үткәрелә торган чәчәк фестивале узачак», – дип аңлатты ул.
Шәһәр урамнарында чәчәкләр утырту июнь башында башланачак. Иң зур чәчәк бакчалары цирк бинасы янында – 1,2 мең кв.м, шулай ук Су спорт төрләре сарае янында – 1 мең кв.м артык.
Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе хәбәр иткәнчә, сертификатланган 20 төр чәчәк үсентесе генә кулланылачак: бегония, гацания, тәмәке, георгин һ.б. Иң популяр төрләр булып тагетис, сальвия һәм петуния тора – барлыгы 300 меңгә якын.
Чәчәк бакчаларының дизайнын архитектор-дендрологлар эшли. Төп таләп кулланылган үсенте биеклекләренең пропорцияләрен, сызыкларның гармониялелеген һәм үсемлекләрнең талымсызлыгын исәпкә алырга кирәк.
«Кызганычка каршы, узган ел вандализм һәм чәчәк бакчаларын бозу фактлары билгеләнде. Чәчәкләрне түтәлләрдән йолкып чыгару, үсентеләрне урлау очраклары булды. Әйдәгез, чәчәкләребезгә сак карыйк, алар безне җәй буе сөендерә алсыннар иде. Чәчәк түтәлләре һәм чәчәк композицияләре шәһәр урамнарын елдан-ел бизи. Алар казанлыларның көндәлек тормышын яктырта һәм шәһәр кунакларында якты истәлекләр калдыра», – дип йомгаклады Сәлахетдинов.