Бүгенге көндә шәһәрдә эшсезләр сыйфатында 32 меңнән артык кеше теркәлгән.
Фото: Денис Гордийко
Октябрь башына теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе 5,1%-ны тәшкил итә
Ел башы белән чагыштырганда мәшгульлек хезмәтенә гражданнар мөрәҗәгатьләре саны артты, дип хәбәр итте шәһәрнең мәшгульлек үзәге директоры вазыйфаларын башкаручы Гөлнара Филиппова. Аның сүзләренә караганда, беренче квартал нәтиҗәләре буенча эш эзләп 4 меңнән артык кеше мөрәҗәгать иткән, ә аннан соңгы айларда, пандемия белән бәйле рәвештә, мөрәҗәгатьләр саны арткан һәм сентябрь ахырына 45 меңгә җиткән. Мөрәҗәгатьләрнең иң күп өлеше апрель аена туры килде – ул вакытта мәшгульлек үзәкләренә 15 мең тирәсе кеше мөрәҗәгать итте.
Эш эзләп мөрәҗәгать итүчеләрнең якынча 10 меңе, шул исәптән 7 мең эшсез калган кеше эшкә урнаштырылды. Эшкә урнашу өлеше 22%-ны тәшкил итте, дип хәбәр итте Г.Филиппова.
«Сентябрь ахырына халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 32 мең 701 кеше эшсез сыйфатында исәптә тора, – дип хәбәр итте спикер. – Октябрь башына теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр санының 5,1%-ын тәшкил итә».
Тулаем алганда, бүген базардагы вәзгыять акрынлап тотрыклана, гәрчә киеренкелек сакланса да, дип билгеләде Денис Калинкин. «Казанда күп еллар эшсезлек дәрәҗәсе минималь булды, хәтта икътисади кризислар вакытында да. Пандемия, кызганычка каршы, һәр эшсезгә 5-7 вакансия туры килгән тотрыклы вәзгыятьне какшатты. Хәзер Казанда эшсезләр сыйфатында 32 меңнән артык кеше теркәлгән, – диде ул. – Әмма битараф булмау, күп кенә федераль программалар булу, эшсезләрне яңадан укыту, яңа эш бирүчеләрне җәлеп итү аркасында мәшгульлек үзәге белгечләре бу катлаулы вакытта 10 меңгә якын кешене эш белән тәэмин итә алды – бу бик зур эш».
Эшче белгечлекләр буенча 60-тан артык актуаль вакансия
Мәшгульлек хезмәте көндәлек предприятиеләрдә ихтыяҗ аеруча зур һәм актуаль вакансияләр мониторингын үткәрә. Мониторинг йомгаклары буенча бүгенге көнгә җитештерү, төзелеш, транспорт, сәламәтлек саклау, мәгариф һәм фән өлкәсендә 16 мең актуаль вакансия бар. Эш бирүчеләр арасында штукатур, маляр, ташчы, пешекче, троллейбус йөртүче, полицейский, инженер һәм башкалар кебек һөнәрләр һәм белгечлекләр буенча иң зур ихтыяҗ, дип хәбәр итте Г.Филиппова.
«Вакансияләр структурасында 60%-тан артык эшче белгечлекләр вакансияләре тәшкил итә, хезмәткәр белгечлекләре вакансияләрнең гомуми санының 40%-ын гына алып тора, – дип билгеләде спикер. – Эш бирүчеләр эшче белгечлекләре буенча квалификацияле кадрлар белән кызыксына, моңа карамастан, хезмәт базарында, эшкә урнашуның киләчәктәге перспективаларын исәпкә алмыйча, белем алу тенденциясе саклана. Шуңа бәйле рәвештә кайбер тармакларда кадрларның артык күп булуы күзәтелә».
Халыкның мәшгульлек үзәге директоры вазыйфаларын башкаручы сүзләренә караганда, хезмәт базарындагы киеренкелек коэффициенты (эшсез гражданнар санының предприятиеләр һәм оешмалар тарафыннан хезмәткәрләргә ихтыяҗ санына карата мөнәсәбәте) 1,7 тәшкил итә, ягъни шартлы рәвештә ике эшсезгә бер вакансия туры килә.
Максималь пособиене эшсезләрнең гомуми санының 19%-ы ала
Эшсезлек буенча пособие алучылар саны 1-нче октябрьгә 30 мең кешене тәшкил итә, аларның 19%-ы 1-нче марттан соң эшсез калган һәм максималь пособие алган, ә 62,2% кеше – минималь пособие. «Бу элек эшләмәгән яки рәсми эш урыны булмаган кешеләрнең, эшкә беренче тапкыр урнашкан яшь белгечләрнең һәм хезмәт стажында зур өзеклек булган гражданнарның да безгә мөрәҗәгать итүе турында сөйли», – дип аңлатты Г.Филиппова.
Предприятиеләргә, кече һәм урта бизнеска ярдәм итү йөзеннән, ил Хөкүмәте моңарчы күрелмәгән чаралар күрә, дип билгеләде Д.Калинкин. «Дәүләтнең апрель һәм май айларында зыян күргән тармаклар өчен һәр хезмәткәргә 12 мең 130 сум күләмендә хезмәт хакы түләүгә ярдәме зур булышлык булды. Бу финанс ярдәмен штат санының кимендә 90%-ын саклап калган барлык компанияләр ала алды,– диде ул. – Элек эшләмәгәннәр яки соры базарда эшләгәннәр минималь пособие алды, ләкин аның күләме дә арттырылды».
Казанда кече һәм урта бизнеска ярдәм күрсәтү пакеты кабул ителде һәм гамәлгә ашырылды, алар шулай ук предприятиеләргә һәм оешмаларга иң катлаулы чорда ярдәм итте, диде Д.Калинкин. Шундый чараларның берсе муниципаль паркингларның ташламалы эш режимы булды, дип искәртте Казан Муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары.