Шәһәр халкын Бишбалта бистәсендәге ишегалдына капиталь ремонт үткәрү, Сәет Галиев исемендәге мәдәният йортында кинотеатр һәм «Теплоконтроль» микрорайонында сквер оештыру мәсьәләләре кызыксындырды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы ноябрь, Алена Мирошниченко). Бүген Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин шәһәр Башкарма комитетында гражданнарны кабул итте.
Адмиралтейство урамы буенча урнашкан 9-нчы номерлы йортта яшәүче Лилия Мөхәммәтшина аларның ишегаллары канәгатьләнерлек хәлдә түгел - йорт яны территориясендә асфальт, яктырту, балалар мәйданчыгы, чүп савытлары һәм эскәмияләр юк, дип сөйләде. «Безнең ишегалды шактый зур – янәшәдә генә Адмиралтейство урамы буенча 1, 5, 7, 9, 11, 15, 17-нче номерлы йортлар һәм Кече Мәскәү урамы буенча 28, 31, 33, 37-нче номерлы йортлар тора. Җәй көне район администрациясе, идарәче компания, депутатлар катнашында җыелыш узды, әмма халык, нәтиҗәдә ремонт булмас дип борчыла», – дип зарланды Бишбалта бистәсендә яшәүче ханым.
Бу ишегалдын капиталь ремонтлау «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында 2020 елга планлаштырылган, дип хәбәр итте Денис Калинкин. Ул «Бердәм Россия» партиясе тарафыннан тәкъдим ителде һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хупланды. «Программа киләсе елда старт ала, 3 ел эчендә Казанның барлык ишегаллары да ремонтланачак», - дип ышандырды шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Лилия Мөхәммәтшинаны.
Теплоконтроль микрорайонында урнашкан Актай урамындагы скверны оештыру һәм төзекләндерү мәсьәләсе белән Казанның Идел буе районындагы 48-нче номерлы мәктәбенең укыту эшләре буенча директор урынбасары Тамара Зәйнуллина кызыксынды. «Безнең өчен иң мөһиме – яшел зона, биредә яшьләр, әниләр һәм балалар, пенсионерлар ял итә алсын иде. Бу - җәмәгатьчелекнең зур үтенече», - дип ассызыклады шәһәрдә яшәүче ханым.
«Казанда парклар һәм скверлар, яр буйларын төзү буенча ТР Президентының программасы беренче ел гына тормышка ашырылмый. Киләсе елда сквер төзелешен башларга тиешләр. Бу планга кертелгән, скверга территория бүлеп бирелгән», - диде Д.Калинкин.
Казанның Совет районы Дәрвишләр бистәсендә яшәүче Марат Хәйруллин ремонтлана торган Сәет Галиев исемендәге мәдәният йортында кинотеатр оештыру мөмкинлеге турында сорау бирде. «Кайчандыр ул анда бар иде, әмма җиһазлар искерү сәбәпле, кино күрсәтү туктатылды. Хәзер безгә бистәдә яшьләрне күпләп җәлеп итү үзәге җитми, шуңа күрә ремонтланган мәдәният сараенда кинотеатр да яңартылсын иде», – дип мөрәҗәгать итте Марат Хәйруллин Башкарма комитет башлыгына.
Денис Калинкин билгеләп үткәнчә, хәзер Сәет Галиев исемендәге мәдәният йортында мәдәният сарайларын реконструкцияләү һәм ремонтлау буенча президент программасы буенча капиталь ремонт тулы куәтенә бара. Башкарма комитет җитәкчесе мәдәният сарае бинасында кинотеатр оештыру мөмкинлеген карарга вәгъдә итте. Сүз уңаеннан, хәзер зал өчен җиһазлар сатып алу мәсьәләсе карала.
Бүгенге көндә бинада демонтаж эшләре башкарылган, идәннәр салынган, тышкы җылылык белән тәэмин итү челтәрләре тоташтырылган, җылылык кертелгән, фундамент бушлыгының инъекцион гидроизоляциясе, горизонталь гидроизоляция башкарылган, сәхнәнең механик җиһазлары урнаштырылган. Инженерлык челтәрләрен салу, штукатурлау, бүлемнәрне монтажлау, люстраларны, әвәләп ясалган декорны реставрацияләү эшләре бара.
«Дәрвишләр бистәсен без игътибарсыз калдырмыйбыз. Соңгы елларда анда халык өчен бик күп мөһим объектлар төзелде һәм реконструкцияләнде – «Ракета» стадионы төзекләндерелде, бассейн төзелде, мәйданга илтә торган юл яңартылды, яшүсмерләр клубы ачылды, быел «Комсомольское» күле территориясе төзекләндерелде. Кинотеатрыгыз да булсын өчен тырышырбыз», – дип нәтиҗә ясады Д.Калинкин.