Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.07.2019, 17:31

Денис Калинкин Дәрвишләр бистәсендә гражданнарны кабул итте

Шәһәрлеләр ишегалларын капиталь ремонтлау, мунча төзү, бистәдә медицина ярдәме алу мөмкинлеге белән кызыксынды.

(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы июль, Ксения Швецова). Бүген Казанның 11-нче номерлы гимназиясендә Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин Дәрвишләр бистәсендә яшәүче гражданнарны шәхсән кабул итте. Шәһәр халкын кызыксындырган сораулар арасында юллар һәм тротуарларны ремонтлау, мунча төзү, медицина ярдәме алу мөмкинлеге һәм башкалар бар иде.

Бистәдәге мунча дәүләт-шәхси партнерлык хисабына төзеләчәк

Дәрвишләр бистәсендә мунча төзү планлаштырыламы, дигән сорауны биредә яшәүче Ләйсән Садыйкова бирде. Ул искәртеп узганча, бистәдә яшәүчеләр өчен бу соңгы берничә елда иң мөһим мәсьәләләрнең берсе.

Денис Клинкин сүзләренә караганда, бистәдәге мунча дәүләт-шәхси партнерлык хисабына төзеләчәк. «Халык бу бурычны күптән безнең алга куйды, без моны истә тотабыз, – диде Башкарма комитет башлыгы. - Төзелеш планлаштырылуы хакында әйтә алам. Хәзер без инвестор белән бергә эшлибез, проект әзерләнә. Якынча сентябрьгә ул әзер булачак һәм якын арада бу мәсьәлә хәл ителәчәк».

«Барлык яшәүчеләр дә балалар шәһәрчеге төзелешен хупласын өчен фикер алышуда актив катнашыгыз»

Ләйсән Садыйкова шулай ук бистәдә ишегалды территорияләрен төзекләндерү эшләре башкарылачакмы, дип кызыксынды. «Бездә Парк урамы, 14 адресы буенча зур мәйданчык буш тора. Анда йортлар күп, халык күп. Һәм бары тик бер кечкенә балалар шәһәрчеге генә бар. Ул бер генә булмасын иде», - дип билгеләп үтте Л.Садыйкова.

Татарстанда ишегалды территорияләрен төзекләндерү буенча яңа программа эшли башлаячак, дип искәртте Д.Калинкин. «Хәзер программага керәчәк барлык мәйданчыкларның исемлеге әзерләнә. Без, һичшиксез, шәһәрлеләр белән реконструкция буенча фикер алышачакбыз. Йортларда яшәүчеләрнең күбесенең ихтыяҗына карап, ишегалды мәйданчыгы тибы сайланачак. Шәһәрлеләрнең фикере бик мөһим. Барлык яшәүчеләр дә балалар шәһәрчеге төзелешен хупласын өчен фикер алышуда актив катнашыгыз», - дип җавап бирде Д.Калинкин.

Исегезгә төшерәбез, 2019 елда Казанда 296 ишегалдын капиталь ремонтлау планлаштырыла. Шәһәр халкы агымдагы елда төзекләндереләчәк ишегалды территорияләренең тулы исемлеге белән KZN.RU порталында «Капремонт» бүлегендә таныша ала .

«Дәрвишләр бистәсендә күп эшләр башкарылды инде, моның өчен без бик рәхмәтле»

Юлларны һәм тротуарларны ремонтлау мәсьәләсен бистәдә яшәүче Эльмира Сибгатуллина күтәрде. «Бездә күп эшләр башкарылды инде, моның өчен без бик рәхмәтле. Тик нигәдер бездә берничә онытылган утраучык калды. Мәсәлән, бәйрәм чаралары уза торган Комсомол мәйданы тирәсе һәм Парк урамы буенча урнашкан тротуар. Шулай ук безнең бистә үзәгендә поликлиника урнашкан, анда халык даими йөри. Һәм анда, Правда урамының так санлы ягында юлны ясадылар, ә җөп санлы якка берәү дә игътибар итми», – дип зарланды Э.Сибгатуллина.

«Без барлык юлларга да игътибар бирәбез. Сез үзегез күрәсез, күпме эш башкарылган инде, без акрынлап хәрәкәт итәбез, – дип җавап бирде Д.Калинкин. – Ел саен без яңа программа формалаштырабыз һәм аңа, барыннан да бигрәк, ремонтка мохтаҗ булган юлларны кертәбез. Әгәр нинди дә булса урамнарга барып җитмәгәнбез икән, димәк киләсе ел программасына аларны һичшиксез кертәчәкбез».

«Дәрвишләр бистәсе - шул ук Казан, ниндидер аерым урын түгел»

Светлана Петрова Дәрвишләр бистәсендә 40 елдан артык яши. Ул бу вакыт эчендә бистәнең нык үзгәрүен сөйләде: яңа балалар бакчалары, мәктәпләр, юллар төзелә. Әмма медицина ярдәме мәсьәләсе халык өчен хәл ителмәгән булып кала, дип саный С.Петрова. «Белүемчә, Дәрвишләр бистәсендә 85 мең кеше яши, ә үз хастаханәсе юк. Безнең үз хастаханәбез булсын иде», – дип өстәде ул.

Бистәдә яшәүче ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Илнур Хәлфиев аңлатканча, бүген Татарстан башкаласында күп санда стационарлар ачылды, алар арасында югары технологияле медицина ярдәме күрсәтелә һәм участок принцибы буенча эшләмиләр. «Бүген бу стационарлар медицина ярдәменең теге яки бу профиленә җайлаштырылган. Мәсәлән, Авиатөзелеш районындагы клиника шәһәрнең өчтән беренә ярдәм күрсәтә, ә кайсыдыр профиль буенча анда халыкның яртысы ярдәм ала, - дип җавап бирде И.Хәлфиев. - Дәрвишләр бистәсендә терапия һәм неврология юнәлеше буенча кабул итә торган якындагы клиника - тимер юл хастаханәсе. Ә йөрәк-кан тамырлары авырулары булган очракта пациентларны 7-нче номерлы шәһәр хастаханәсенә җибәрәләр. Һәм бүгенге көндә шәһәрдә стационарлар саны оптималь».

Халыкның 80%-ы амбулатор медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итә, шуңа күрә аны мөмкин кадәр сыйфатлы һәм уңайлы итәргә кирәк, дип өстәде И.Хәлфиев. Медицина ярдәме сыйфатын арттыру өчен Казанда сәламәтлек саклау учреждениеләрен капиталь ремонтлау буенча республика программасы гамәлгә ашырыла, дип искәртте ул. «8-нче номерлы поликлиникада бистәдә яшәүчеләр өчен диагностик база бар, ул амбулатор этапта кирәк. Ә җитди тыкшыну таләп ителгән очракларда без пациентларны аларның профиленә карап башка клиникаларга җибәрәбез».

Пациентлар поликлиникаларда ала алган медицина ярдәменең нәтиҗәлелеген арттыру өчен аларны яңа җиһазлар белән тәэмин итәләр - шулай итеп, И.Хәлфиев сүзләренә караганда, бүген 8-нче номерлы сырхауханә өчен МРТ-томограф алу мәсьәләсе карала.

Д.Калинкин сырхауханәне җиһазлар белән тәэмин итүгә аерым игътибар бирергә кирәк, дип билгеләп үтте һәм сәламәтлек саклау мәсьәләләре муниципалитет тарафыннан түгел, ә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан алып барыла, дип искәртте.

«Дәрвишләр бистәсе - шул ук Казан, ниндидер аерым урын түгел. Һәм бик читтә дә урнашмаган. Без инде алга таба барабыз һәм шәһәрне Биектау, Питрәч, Лаеш, Яшел Үзән һәм башка районнар кергән Казан агломерациясе масштабында карыйбыз. Ниндидер мөһим проектларны, программаларны планлаштырганда без шәһәрне аерым өлешләп түгел, ә тулаем карыйбыз», - дип нәтиҗә ясады Д.Калинкин.

Фоторепортаж
Денис Калинкин Дәрвишләр бистәсендә гражданнарны кабул итте, 16.07.2019
Видеорепортаж
16.07.2019 17:14
Денис Калинкин Дәрвишләр бистәсендә гражданнарны шәхсән кабул итте
Барлык яңалыклар