Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.12.2018, 08:02

Денис Калинкин Казанда төнге кар чистарту барышын тикшерде

Шәһәр урамнарында тәүлек саен кар чистартуга 560 юл эшчесе һәм 550 берәмлек махсус техника җәлеп ителгән.

(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче декабрь, Алинә Бережная). 24-27 декабрьдә синоптиклар Казанда явым-төшемнең айлык нормасының яртысына кадәр төшәчәген фаразлый. Шәһәрнең юл хезмәтләре көчәйтелгән режимда эшли. Көн саен Казан урамнарынга кар чистартуда 560 юл эшчесе һәм 550 берәмлек махсус техника җәлеп ителгән. Юлларны һәм җәяүлеләр сукмакларын җыештыру эшләре барышы белән төнге пресс-тур барышында шәһәр һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре таныша алды. Җыештыру эшләре барышын шулай ук Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин тикшерде.

Журналистлар ике ноктада булдылар: Нурсолтан Назарбаев һәм Павлюхин һәм Сибгат Хәким һәм Бичурин урамнары киселешендә. Биредә урамнар кардан кар төягечләр, трактор щеткалары, катнаш юл машиналары һәм башка кече механизация техникасы чистартты. Җыештыру кул режимында да үткәрелде.

Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе урынбасары Альберт Ибраһимов сөйләгәнчә, шәһәр юлларын җыештыру берничә этапта бара. "Кар яуган вакытта төп операция - бозлавыкка каршы материаллар белән эшкәртү, алга таба 2 сәгатьтән соң себерү бара, аннары икенче чират операциягә күчәләр – кар өемнәре формалаштыру, кар төяү һәм кар чыгару", - дип сөйләде Альберт Ибраһимов.

Ел башыннан бирле Казан урамнарыннан барлыгы 80 мең тонна кар чыгарылган, урам-юл челтәрләрен эшкәртүгә якынча 3,5 мең реагент һәм 16 мең тоннага якын ком-тоз катнашмасы тотылган.

Беренче чиратта үзәк магистральләрне җыештыру эшләре алып барыла. Шулай ук җәяүлеләр сукмаклары, җәяүлеләр кичү урыннарына өстенлек бирелә. Кар чистарту тәүлек буе бара. Әмма төп көчләрне төнге сәгатьләрдә эшкә җигәләр, чөнки күп кар явып торса, юлларда машиналарның тыгылу очраклары барлыкка килә, бу кар чистарту техникасы йөрүгә комачаулый.

Ел саен шәһәрне чистартуда төп проблема булып юл буенда калдырылган машиналар тора. Эшчеләр сөйләгәнчә, гадәттә, халыкка берничә сәгать эчендә җыештыру эшләре турында хәбәр итәләр, әмма казанлылар машиналарны күчереп кую үтенечләренә игътибар итми. "Без машиналар йөрү өлешен азат итүне сорап, махсус мәгълүмати щитлар чыгарабыз, әмма бу һәрвакытта да ярдәм итми, чөнки шәһәр халкы аларга игътибар итми, индивидуаль килешергә туры килә, авыр урыннарда без өстәмә рәвештә механикалаштырылган техниканы җәлеп итәбез", - дип сөйләде "Городское благоустройство" МУП баш инженеры Денис Ерошин.

Техника җитәрлек булуга карамастан, шәһәрдә урам себерүчеләр дефициты күзәтелә. Альберт Ибраһимов сүзләренә караганда, 400-гә якын кеше җитми.

Синоптиклар фаразларына караганда, якын көннәрдә һава торышының яхшыруы көтелми. 27 декабрьгә кадәр шәһәрдә көчле кар һәм җил көтелә. Декабрь башыннан шәһәрдә 22 мм явым-төшем яуды – бу декабрь нормасының 53%. Һава шартлары шундый булуга карамастан, якын арада "Буран" планы игълан ителмәячәк, дип билгеләп үтте А.Ибраһимов.

Фоторепортаж
Кар чистарту буенча төнге пресс-тур, 25.12.2018
Видеорепортаж
25.12.2018 00:05
Барлык яңалыклар