Шәһәр муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Ямашев проспектындагы сәүдә мәйданчыгы ассортименты белән танышты.
Фото: Марат Мугинов
Ярминкәләр 6.00 сәгатьтән ачылды, һәм инде санаулы минутлардан сәүдә мәйданчыклары яңа табигый продуктлар сатып алырга ашыккан дистәләгән сатып алучылар белән тулды. Татарстан фермерлары һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре вәкилләре казанлылар өчен сөт, сыр, май, йомырка, яшелчә, бал, шикәр, он, балык, ярмалар һәм башка продукция алып килгәннәр. «Без якында гына яшибез, һәм безгә монда продуктлар сатып алу бик уңайлы, - дип сөйләде җирле хатын-кызларның берсе Гөлназ Фатыйхова. - Без иртәдән үк, әле кешеләр бик күп булмаган вакытта иң кирәкле әйберләрне сатып алабыз».
Денис Калинкин сәүдә рәтләрен карады, җитештерүчеләр, фермерлар һәм сатып алучылар белән аралашты һәм тәкъдим ителгән продукциянең киң ассортиментын билгеләп үтте. Яңа Чишмә районы башлыгы Вячеслав Козлов Денис Калинкинга мәйданчыкның ничек әзерләнүе һәм ярминкә оештырылуы турында сөйләде. Яңа Савин районындагы мәйданчык Татарстанның шушы районына беркетелгән.
Ямашев проспектында, башка урыннарда оештырылган сәүдә мәйданчыкларындагы кебек үк, Татарстан фермерларыннан тыш, республиканың агросәнәгать комплекслары - «Яратель» кошчылык фабрикасы, Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты, «Залесный» агрофирмасы һәм башка предприятиеләр үз продукциясен тәкъдим итә. Уртача көн дәвамында бу мәйданчыкта 4,2 млн сумлык продукция сатыла.
Исегезгә төшерәбез, көзге ярминкәләр 12-нче сентябрьдә шәһәрнең 15 мәйданчыгында эшли башлады. Авиатөзелеш районында ярминкәләр Беломорская һәм Гудованцев урамнары киселешендә, Дементьев урамында (7-нче номерлы йорт янында) һәм Ленинград урамында (27-нче номерлы йорт янында) уза. Вахитов районында сәүдә Кәрим Тинчурин һәм Татарстан урамнары киселешендә, Киров районында - Краснококшайск урамында (150/2-нче номерлы йорт янында) һәм Батыршин урамында (20-нче номерлы йорт янында), Революция урамында ( 12-нче номерлы йорт янында), Мәскәү районында - Шамил Усманов урамында (1-нче номерлы йорт янында), Яңа Савин районында - Академик Лаврентьев урамында (10-нчы номерлы йорт янында) һәм Х.Ямашев ур., 71а адресы буенча оештырылган. Идел буе районында авыл хуҗалыгы продукциясен Рихард Зорге ур., 66, корп.1 һәм Юлиус Фучик урамында (72-нче номерлы йорт янында), Совет районында - «Казан» агросәнәгать паркында (Аграр ур., 2), Зәкиев ур., 12 һәм Липатов ур., 7 адреслары буенча урнашкан мәйданчыкларда сатып алырга мөмкин. «Салават күпере» торак комплексында яшәүчеләр өчен ярминкәләр Осиново бистәсендәге «Радужный» сәүдә үзәге янындагы мәйданчыкта оештырыла.
Авыл хуҗалыгы ярминкәләре салкыннар башланганчы атна саен үткәрелә.