Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.06.2018, 12:01

Денис Калинкин: “Күп балалы гаиләләр өчен бүленгән җирләрне инфраструктура белән тәэмин итү өчен максатлы программа кирәк”

Каймарда юллар өлешчә төзелгән, электр сузылган, Сокурыда бу эшләр 2018-2019 елларга планлаштырылган.

(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче июнь). Казанда күп балалы гаиләләрне җир участоклары белән тәэмин итү юнәлешендә бик күп эш башкарыла, ләкин иң төп мәсьәләләрнең берсе булып әлеге җирләрне тиешле инфраструктура белән тәэмин итү тора. Әлеге мәсьәләне хәл итү өчен максатлы программа кирәк, дип белдерде бүген эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин.

Узган елда үзләренә җир участокларын меңнән артык гаилә сайлаган, тагын 2,5 мең гаилә моны агымдагы ел азагына кадәр эшләячәк. Мондый уңай динамикага федераль җирләрне күп балалы гаиләләр арасында бүлү мөмкинлеге йогынты ясаган.

Барлыгы сигез федераль массивтан үзгәрешләр һәм межалау проектлары алты территория буенча расланды, тагын дүрт территория дәүләт кадастры хисабына куелды: Зур Дәрвишләр бистәсе янындагы 2 территория, Колсәет бистәсеннән көньяк-көнбатыштарак 1 территория һәм Биектау районының Дачное бистәсеннән көньяк-көнбатыштарак 1 территория. Константиновка янындагы территориядә әзерлек эшләре тәмамланырга тора. “Әлеге территорияне бүлү бу елның сентябренә планлшатырылган, ул 137 күп балалы гаиләне җирле итәчәк”, - диде Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты рәисе Ренат Галәветдинов. Константиновкадагы җирне биш һәм аннан күп балалары булган гаиләләр арасында бүленәчәк, Зур Дәрвишләрдә – дүрт һәм аннан күбрәк.

Соңгы 8 айда җир участокларын сайлау буенча 90 комиссия уздырылган, аларга 1969 күп балалы гаилә чакырылган – бу кимендә 5088 кеше, диде чыгыш ясаучы. 1258 гаилә җир участогы сайлады, 157 – баш тартты. Р.Галәветдинов аңлатканча, баш тартулар яшәү өчен инфраструктура булмау белән бәйле. “Каймар бистәсендә юллар өлешчә төзелгән, электр сузылган. Сокурыда бу эшләр 2018-2019 елларга планлаштырылган”, - диде ул.

Денис Калинкин билгеләп үткәнчә, соңгы елларда муниципаль җирнең җитмәве күп балалы гаиләләрне җир белән тәэмин итү эшен тоткарлап торды, ләкин елдан-ел әлеге мәсьәлә чишелә бара. “300 гектар алдык инде, ләкин бу гына аз булып чыкты, хәзерге вакытта тагын меңнән артык гектар җир кирәк. Республика һәм федераль үзәк ярдәме белән генә чишелеш табылды”, - диде Д.Калинкин.

Ул җирләрдә инфраструктура булмау эшне тоткарлап торуы белән ул ризалашты. Башкарма комитет җитәкчесе фикеренчә, аны хәл итү өчен максатлы программа кирәк. “Бу мәсьәләне күп тапкыр төрле дәрәҗәдә күтәрдек, чөнки максатлы финанслаудан тыш шәһәр үзе генә бу мәсьәләне хәл итә алмый. Шулай да әлеге юнәлештә эзлекле эш алып бару билгеле бер нәтиҗәләр бирә. Артка юл юк, алга атларга кирәк”, - диде Д.Калинкин.

Барлык яңалыклар