Казанда узган ел нәтиҗәләре буенча торак төзү планы арттырып үтәлгән һәм 804 мең кв. м тәшкил иткән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче февраль, Ксения Швецова). Татарстан башкаласы файдалануга тапшырылган торак күләме буенча Россиянең миллионлы шәһәрләре бишлегенә керә һәм төзелә торган торак саны буенча Идел буе шәһәрләре арасында беренче урында бара. Узган ел Казанның төзелеш блогы эшенең төп нәтиҗәләре турында бүген эшлекле дүшәмбе вакытында Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов хәбәр итте.
Узган ел нәтиҗәләре буенча торак тапшыру планы арттырып үтәлгән һәм 804 мең квадрат метр тәшкил иткән. Шулай итеп, торак тапшыру буенча Идел буе федераль округы шәһәрләре арасында Казан беренче урында тора һәм Россиянең миллионлы шәһәрләре арасында беренче бишлеккә керә.
Тапшырылган торак төзелеше буенча гомуми күләмнең 86% - күп фатирлы йортлар, аларның гомуми мәйданы 692 мең кв. м. тәшкил итә. Коммерцияле инвестицияләр хисабына 492 мең кв. метрдан артык торак төзелгән, Дәүләт торак фонды программалары буенча 199 мең кв. метрдан артык мәйданлы 12 торак йорт файдалануга тапшырылган.
Файдалануга тапшырылган күп фатирлы йортларның 28% "Салават күперендә" социаль ипотека буенча төзелгән объектлар тәшкил итә, дип сөйләде А.Нигъмәтҗанов һәм район территориясендә 9350 фатирлы 32 торак йорт төзелүен әйтте.
Казанда социаль ипотекадан тыш, "Шәһәрлеләргә торак" программасын гамәлгә ашыру дәвам итә, дип искәртте спикер.
Узган ел Ютазы урамы буенча 72 фатирга исәпләнгән икенче йорт төзелеп бетте һәм өченче йорт төзелеше дәвам итә. Моннан тыш, Бирюзовая урамы буенча 220 фатирга исәпләнгән ике торак йорт һәм Тимер юлчылар урамында 203 фатирга исәпләнгән йорт төзелә башлау планлаштырыла.
"Әлеге фатирлар социаль наем шартнамәсе буенча торак алу өчен исәптә торучы шәһәрлеләр өчен билгеләнгән. Аларда торак шулай ук муниципаль ихтыяҗлар өчен алынган объектлар урынына компенсация сыйфатында бирелә",-дип аңлатты докладчы һәм шулай ук муниципаль хезмәткәрләр һәм яшь белгеч-галимнәр фатир ала дип өстәде.
"Без торак сыйфатының яңа дәрәҗәгә чыгуын күрәбез: яңа йортларның тышкы кыяфәте дә, яңа микрорайоннарда төзекләндерү, аларны социаль инфраструктура белән тәэмин итү юллары да үзгәрә. Бер үк вакытта йортлар, балалар учреждениеләре һәм сәүдә биналары төзелеше дә җайга салына", - дип шәрехләде Денис Калинкин һәм үзгәрешләр беренче чиратта шәһәр төзелеше нормаларына һәм территориаль планлаштыруга яңа якын килү белән аңлатыла, дип ассызыклады.
Доклад ахырында А.Нигъмәтҗанов агымдагы елга планнар белән уртаклашты. Аның сүзләренә караганда, 900 мең квадрат метр торак тапшыру планы арта. Социаль ипотека программасын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк – 2019 елда 425 фатирга исәпләнгән торак йортны төзеп бетерү планлаштырыла. "Шәһәрлеләргә торак" программасы буенча Ютазы урамы буенча 3-нче номерлы торак йортны файдалануга тапшыру планлаштырылган.
"Киләсе елга планнар аз түгел. Төзелеш комплексы элеккечә Казан үсешенең ныклы драйверларының берсе булыр дип өметләнәбез",-дип йомгаклады Д.Калинкин.