Бәйрәм чараларының күпчелеге дистанцион режимда узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы май, Алена Мирошниченко). Казан агымдагы эпидемиологик вәзгыять шартларында барлык куркынычсызлык чараларын исәпкә алып, балаларны яклау көнен бәйрәм итүгә әзерләнә. 1-нче июньдә иртә таңнан Татарстан башкаласының яшь кешеләре яраткан мультфильмнар персонажлары катнашында тамашалар күрә, кәгазь самолет очыртып җибәрә, шулай ук мөстәкыйль рәвештә сабын тамашасы үткәреп карый алачак. Бу хакта бүген коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча штаб утырышында Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов хәбәр итте.
«Игелекле Казан» фудтрагы яшь шәһәрлеләрне бушлай эскимо белән сыйлаячак
Айрат Фәизов сөйләгәнчә, шәһәр буйлап «Игелекле Казан» фудтрагында бушлай эскимо бүләк итәчәк иҗат коллективы хәрәкәт итәчәк. Махсус чаралар Дәрвишләр балалар интернат-йортында, «Дуслык» балалар һәм яшүсмерләр муниципаль үзәгендә планлаштырылган.
Моннан тыш, 1-нче июньдә Dota 2 дисциплинасы буенча беренче шәһәр чемпионаты старт ала. Көрәшләрдә катнашуга Казанның барлык үсмерләре чакырыла. Ярышларның төп этаплары 1-нче июньдә, ә финал- икенче көнне узачак. «Җиңү өчен өйдән торып, өй компьютерыннан көрәшергә кирәк булачак. Без берничә йөз катнашучы булыр, дип көтәбез», - дип сөйләде А.Фәизов.
Бу көнне күп кенә учреждениеләрдә үткәрелә торган традицион балалар рәсемнәре конкурсларыннан тыш, өлкән укучыларга Балалар һәм яшьләр эшләре комитетының социаль челтәрләрендә узачак күңелле график рәсемнәр - интернет мемнар конкурсына кушылырга тәкъдим итәләр. Барлык ярышларда да төп призлар булып яхшы китаплар торачак.
Көннең якты һәм масштаблы вакыйгасы булып «Бөтен дөнья - балаларга» хәйрия проекты торачак
Мәгариф идарәсе шулай ук Казанның яшь кешеләре өчен күңел ачу программасы әзерләгән. Идарә башлыгы Ирек Ризванов сүзләренә караганда, программа чаралары мәгариф учреждениеләрендә алдан ук башланган. Шулай итеп, 26-нчы майда, бердәм «Сыйныф көне»ндә, шәһәрнең барлык мәктәпләрендә онлайн-куркынычсызлык дәресләре узды. Балаларга сулыкларда, тимер юлда һәм җәмәгать урыннарында үз-үзләрен тоту кагыйдәләре, коронавирус инфекциясенә каршы профилактика чаралары турында искә төшерделәр.
Бәйрәм көнендә балалар бакчаларында төрле мастер-класслар, «Балачак шәһәре» проектыннан иҗади дәресләр һәм «Җәйге панамалар һәм эшләпәләр» баш киемнәре фестивале узачак. Шулай ук нәниләр Казанның истәлекле урыннары турында хикәяләр әзерләделәр, алар белән үз төркемнәре алдында чыгыш ясаячаклар.
Ә «SMS-балалар» проектында катнашучылар теләүчеләрне онлайн-форматта «Тәмәкесез Россия» сәламәт яшәү рәвешенә багышланган акциядә катнашырга чакыра.
Шулай ук көннең якты һәм масштаблы вакыйгасы «Бөтен дөнья - балаларга» хәйрия проекты - Балаларны яклау көненә багышланган иң дәвамлы музыкаль онлайн-марафоннарның берсе - булачак. Унике сәгать дәвамында туры эфирда 150-дән артык артист, алып баручы, спортчылар, блогерлар һәм бизнесменнар балаларны бәйрәм белән котлаячак, үз өлкәләрендәге тәҗрибә белән уртаклашачак һәм музыкаль номерлар белән чыгыш ясаячак. Кунаклар арасында - композитор Эльмир Низамов, Татарстанның атказанган артисты Айдар Сөләйманов, Казанның «Зенит» уенчысы Денис Земченок. Эфир кысаларында төрле локацияләрдән турыдан-туры кушылулар булачак, ә тамашачылар марафонда катнашучыларга сораулар бирә алачак. Программада балаларның төрле мәнфәгатьләре исәпкә алынган: компьютер уеннарын эшләүдән алып бьюти-индустриягә кадәр.
И.Ризванов билгеләп үткәнчә, проект Анжела Вавилова исемендәге хәйрия фондына ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Кунаклар марафонда бушлай катнашачак, ә трансляция дәвамында теләге булган һәркем иганә ясый ала. Марафон 1-нче июнь 10.00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының YouTube-каналында старт ала.
1-нче июньдә балалар музыка мәктәпләрендә, мәдәният сарайларында, шәһәр китапханәләрендә, яшүсмерләр һәм яшьләр үзәкләрендә, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә йөздән артык төрле чаралар оештырылачак. Алар арасында - онлайн-концертлар һәм күргәзмәләр, конкурслар һәм белем бирү семинарлары. Тулы программа белән kzn.ru сайтында танышырга була, биредә улай ук теркәлү һәм катнашу өчен кирәкле сылтамаларны таба аласыз.