В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Программада шулай ук корал күргәзмәсе, тематик фильмнар һәм фотозона эше каралган.
Фото: Денис Гордийко
Шулай итеп, 10:30 дан 13:00 гә кадәр Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында кунакларны «Профессия – Родину защищать!» театральләштерелгән чарасы көтә. Музейга керү алдыннан мәйданчыкта интерактив программа оештырылачак – теләге булган һәркем строй әзерлегендә катнаша алачак. Музейда Икенче бөтендөнья сугышы вакытына караган корал күргәзмәсе ачыла, тематик фильмнар күрсәтеләчәк, килүчеләр фотозонада кызыл армияче формасын киеп карый алачак.
14:00 дә, 14:30 да һәм 15:00 сәгатьтә ТР Милли музеенда «Воин на все времена» хәрби-тарихи уены узачак. Теләгән һәркем үзенең уктан һәм балта атуда төзлеген тикшерә, Наполеон чорының строй әзерлеген үзләштерә, шулай ук Бөек Ватан сугышы чорындагы автоматны җыя һәм сүтә алачак. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, бәйрәм программасы балаларга да, өлкәннәргә дә кызыклы булыр дип көтелә. Һәр яшь категориясе өчен төрле катлаулылыктагы биремнәр каралган.
Программада катнашу түләүле, 7 яшькә кадәрге балалар өчен – бушлай. Өстәмә мәгълүматны +7(843)567-80-44 (Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы) һәм +7(843)590-00-50 (ТР Милли музее) телефоннары аша алырга мөмкин.