Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.02.2022, 10:58

ТР Милли музеенда Ватанны саклаучылар көне: Наполеон строй әзерлеген үтәргә һәм Икенче бөтендөнья сугышы чорындагы автоматны җыярга

Программада шулай ук корал күргәзмәсе, тематик фильмнар һәм фотозона эше каралган.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 22 нче февраль). 23 нче февральдә, Ватанны саклаучылар көнендә, Татарстан Милли музее казанлылар һәм шәһәр кунаклары өчен махсус бәйрәм программасы әзерләде. Быел чаралар берьюлы ике мәйданчыкта – ТР Милли музеенда һәм Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында узачак.

Шулай итеп, 10:30 дан 13:00 гә кадәр Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында кунакларны «Профессия – Родину защищать!» театральләштерелгән чарасы көтә. Музейга керү алдыннан мәйданчыкта интерактив программа оештырылачак – теләге булган һәркем строй әзерлегендә катнаша алачак. Музейда Икенче бөтендөнья сугышы вакытына караган корал күргәзмәсе ачыла, тематик фильмнар күрсәтеләчәк, килүчеләр фотозонада кызыл армияче формасын киеп карый алачак.

14:00 дә, 14:30 да һәм 15:00 сәгатьтә ТР Милли музеенда «Воин на все времена» хәрби-тарихи уены узачак. Теләгән һәркем үзенең уктан һәм балта атуда төзлеген тикшерә, Наполеон чорының строй әзерлеген үзләштерә, шулай ук Бөек Ватан сугышы чорындагы автоматны җыя һәм сүтә алачак. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, бәйрәм программасы балаларга да, өлкәннәргә дә кызыклы булыр дип көтелә. Һәр яшь категориясе өчен төрле катлаулылыктагы биремнәр каралган.

Программада катнашу түләүле, 7 яшькә кадәрге балалар өчен – бушлай. Өстәмә мәгълүматны +7(843)567-80-44 (Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы) һәм +7(843)590-00-50 (ТР Милли музее) телефоннары аша алырга мөмкин.

Барлык яңалыклар