Иҗади кичәдә Казан университетының хор капелласы чыгыш ясаячак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы февраль). 14-нче февральдә А.С.Пушкин исемендәге Казан мәдәни үзәгендә Православие яшьләре көненә багышланган иҗат кичәсе узачак.
Кичәдә Казан федераль университетының Л.Усцов исемендәге хор капелласы чыгыш ясаячак. Казан руханилар семинариясенең филология кафедрасы доценты Наталья Комар А.С.Пушкин тормышындагы гаилә кыйммәтләренә багышланган уникаль материал тәкъдим итәчәк. Программада шулай ук – рус гаиләсенә багышланган театраль куелышлар, мәхәббәт һәм тугрылык турындагы әңгәмәләр, рус халык кичәсе, дип хәбәр ителә Татарстан митрополиясе сайтында.
Чара 13.00 сәгатьтә башлана. Аны 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге барлык теләүчеләр дә карый ала. Сылтама буенча алдан теркәлү кирәк.