Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.11.2019, 15:00

Халыклар бердәмлеге көне, музейларда «Сәнгать төне», кинофестиваль - Казан ноябрьнең иң озын уикендын көтә

KZN.RU порталы традиция буенча киләсе яллар афишасы белән укучыларны таныштыра.

(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче ноябрь). Кар һәм беренче салкыннар белән бергә Казан ноябрьнең иң озын уикендын каршылый. Әйтик, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә стандарт яллардан тыш, бөтен ил халкы быел дүшәмбе – 4 ноябрьдә, Халыклар бердәмлеге көнендә ял итә. Һава торышы салкын булуга карамастан, шәһәр халкы һәм Татарстан башкаласы кунаклары өчен берничә кызыклы чара әзерләгәннәр. KZN.RU порталы традицион рәвештә укучыларны алдагы уикендка әзерләнгән афиша белән таныштыра.

«Контракт буенча хәрби хезмәт - син сайлаган юл!»

2-нче ноябрь - 10.30 сәгатьтән

«Казан» Гаилә үзәге янындагы мәйданчыкта «Россия Федерациясе кораллы көчләрендә контракт буенча хәрби хезмәт – син сайлаган юл!» акциясе узачак.

Барлык теләүчеләр дә анда заманча корал һәм хәрби техника үрнәкләрен, хәрби хезмәткәрләрнең экипировкаларын күрә алачаклар. Махсус кунаклар өчен иҗат коллективлары һәм ансамбльләр катнашында концерт, мактаулы каравыл ротасының һәм махсус билгеләнештәге бүлекчәнең хәрби хезмәткәрләреннән күрсәтмә чыгышлар узачак. Моннан тыш, армиянең Үзәк спорт клубында катнашучылар мастер-класслар үткәрәчәкләр.

Хәрби карьера белән кызыксынган катнашучылар өчен мәйданда контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу мобиль пунктлары, шулай ук Россия Федерациясе Оборона министрлыгы югары хәрби уку йортларының мәгълүмат пунктлары эшен оештыралар.

«Композитор София Гобәйдуллина кинодөньясы» фестивале

2-нче ноябрь 11.00 сәгатьтә һәм 3-нче ноябрь 9.30 сәгатьтә

«Мир» кинотеатрында «Композитор София Гобәйдуллина кинодөньясы» фестивале кысаларында куелышлар үтәчәк.

2-нче ноябрь көнне 11.00 сәгатьтә биредә Станислав Говорухинның һәм Борис Дуровның «Вертикаль» сәнгать фильмы күрсәтеләчәк. Кино куелышы алдыннан музыка белгечләре, ТР атказанган мәдәният хезмәткәрләре, София Гобәйдуллина исемендәге Заманча музыка үзәге хезмәткәрләре Ләйлә Монасыйпова һәм Рәмзия Усеинова кунакларга Гобәйдуллина композицияләренең кинодагы үзенчәлекләре турында сөйләячәкләр.

3-нче ноябрьдә «Мир» кинотеатрында яшь казанлылар өчен картиналар күрсәтеләчәк. 9.30 сәгатьтә - Роман Давыдовның «Маугли» фильмы, 11.45 сәгатьтә – Ролан Быковның «Чучело» нәфис фильмы. Ә 11.05 сәгатьтә биредә композитор Алсу Сөнгатуллина белән иҗади очрашу оештыралар.

ТР Милли музеенда «Сәнгать төне»

3-нче ноябрь көнне 12.00 сәгатьтә

Татарстан Республикасы Милли музеенда «Сәнгать төне» Бөтенроссия мәдәни-белем бирү акциясе узачак. Программада - La Primavera Казан камера оркестры чыгышы, театр, музыка, рәсем сәнгате һәм кино буенча мастер-класслар, этикет кагыйдәләре, мода һәм стиль турында лекцияләр. Шулай ук көн дәвамында музейга килүчеләрне «Осталар шәһәре» иҗади остаханәсе, халык-сәнгать һөнәрчелеге осталары эшләнмәләре ярминкәсе, «Татарстан – безнең уртак йортыбыз» балалар уен мәйданчыгы көтә. Бәйрәм программасы төн уртасына кадәр дәвам итәчәк.

Константин Васильев музеенда «Сәнгать төне»

3-нче ноябрь 12.00 сәгатьтән

«Сәнгать төне» Бөтенроссия акциясенә Константин Васильев музее да кушылачак. Шулай итеп, 12.00 сәгатьтә биредә лекторийлар башланачак. 15.00 сәгатьтә балалар өчен мастер-класслар башлана. Музейның яшь кунаклары акварель рәсемен, декоратив рәсемне үзләштерәчәкләр, халык уенчыгы-вертушканы ясаячаклар, сабын кайнатырга өйрәнәчәкләр. 16.00 сәгатьтә ике концерт – классик музыка һәм халык фольклоры концерты башлана. «Сәнгать төне» дизайнер Анита Грэй белән очрашу белән тәмамланачак, дип хәбәр итәләр «Казан» милли-мәдәни үзәгенең музей комплексында.

«Без - бербөтен» концерты

3-нче ноябрь, 13.00 сәгатьтә

Пушкин исемендәге мәдәният үзәгендә «Без - бербөтен» дигән бәйрәм концерты узачак. Биредә җирле иҗат коллективлары, шулай ук ТРның атказанган артисты Юлия Җиһаншина чыгыш ясаячак.

Ислам мәдәнияте музеенда «Сәнгать төне»

3-нче ноябрь 18.00 сәгатьтән

Ислам мәдәнияте музее казанлылар өчен «Сәнгать төне» бөтенроссия акциясенә багышланган бәйрәм кичәсе әзерләде. Программада - перформанс, күргәзмә һәм төрле мастер-класслар.

КФУны тәмамлаган, талантлы яшь рәссам Нәргизә Сәхәбиева килүчеләр өчен график дизайн сәнгате буенча перформанс үткәрәчәк. Исламны өйрәнеп, хәзерге заман сәнгате әсәрләре белән илһамланып, Нәргизә картиналар коллекциясен төзи, аларда хәзерге графика һәм гарәп язуы кушылган. Перформанс 18.00 сәгатьтә башлана.

Татар-мөселман музыкаль сәнгате буенча Kazan Hijazz төркеменнән мастер-класс 19.30 сәгатькә планлаштырыла.

Татарларда чәү эчү темасына багышланган дәрестә чәй эчү традициясенең барлыкка килү тарихын тыңлап, үләннәр салып пешерелгән чын татар чәен татып карау мөмкинлеге бар. Башлану - 21.00 сәгатьтә, дип хәбәр итә оештыручылар.

Кичә дәвамында танылган татар каллиграфы Әлфия Исхаковадан мастер-класслар да узачак.

Боратынский музеенда «Сәнгать төне»

3-нче ноябрь, 18.00 сәгатьтә

Боратынский музеенда шулай ук ел саен уздырыла торган «Сәнгать төне» мәдәни-белем бирү акциясе дә узачак. 18.00 сәгатьтә ул Алексей Гомазковның Шигырь театры белән ачыла. Монда Гавриил Державин, Александр Блок, Валерий Брюсов, Владимир Набоков һәм башка шагыйрьләрнең шигырьләре, Лев Толстой прозасы һәм классик композиторлар музыкасы яңгыраячак.

19.00 сәгатьтә Николай Гумилев шигъриятенә багышланган «Тылсымлы скрипка» әдәби-музыкаль композициясе яңгыраячак.

20.00 сәгатьтә кунакларны Елена Скворцованың гадәти булмаган «Бәхет хуш исе» экскурсиясе көтә, анда кунаклар Боратынскийлар йорты тормышына хуҗаларының яраткан хуш исләре аша керә алачак.

Благовещение соборы тарихы музеенда «Сәнгать төне»

3-нче ноябрь 20.00 сәгатьтә

«Сәнгать төне» бөтенроссия акциясенә багышланган бәйрәм кичәсе Благовещение соборы тарихы музеенда узачак. Шәһәрлеләргә «Казан иконасы турында хикәят» әдәби-музыкаль куелышын күрсәтәчәкләр. Спектакльдә Татарстан Республикасының халык артистлары Михаил Меркушин һәм Нина Калаганова катнашачак. Тамаша Денис Рогов җитәкчелегендәге Казан Богородица монастыренең ир-атлар митрополиясе хоры белән үрелеп барачак.

Казандагы Мәрьям Ана образы турында мультфильм

4-нче ноябрь 17.00 сәгатьтә

Казанның Благовещение соборы тарихы музеенда Казанның Мәрьям Ана образына багышланган «Очрашу» мультфильмы күрсәтеләчәк. Картинадагы вакыйга Болганчык чор һәм Бөек Ватан сугышы чорларында бара. Мультфильмнарда тәкъдим ителгән тарихлар ил өчен авыр вакытларда кешеләргә Казан Мәрьям Ана иконасы күренешенең ярдәм итүе, шул исәптән Минин һәм Пожарскийга полякларны җиңәргә булышуы турында сөйләячәкләр. Шуннан соң икона шәфкатьлелек һәм яклау символына әверелде.

Тамашачылар белән бергә мультфильмны аның режиссеры, Россия кинематографистлар берлеге әгъзасы Наталья Федченко, шулай ук сценарий авторларының берсе Владимир Бовкун да караячак. Кино күрсәтү тәмамлангач, алар тамашачылар сорауларына җавап бирәчәкләр һәм әлеге әсәрнең барлыкка килүе турында сөйләячәкләр.

Керү ирекле, Благовещение соборы музееның мәгълүмат хезмәте телефоннар аша алдан язылып куюны сорый: (843) 567-81-62 яки 567-81-68.

Барлык яңалыклар