В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр халкы бу якшәмбедә салкын су белән коену күнекмәләрен үзләштерәчәк
Денис Гордийко фотосы
Якшәмбе көнне, 23 ноябрьдә, Татарстан Республикасы башкаласында Зәңгәр күлдә «Морж көне» уздырыла. Аның кысаларында чыныктыру дәресе оештырылачак. Чараны сертификаты булган тренер Фәридә Исламова һәм гомуми практика фельдшеры Лариса Кузнецова үткәрәчәк.
Очрашуда чыныктыру техникасы турында сөйләячәкләр, шуннан соң катнашучылар алган белемнәрен гамәлдә куллана алачак, дип хәбәр итә Татарстанның Зәңгәр күлләр матбугат хезмәте.
Чыныктыру чарасы 12:00 сәгатьтә башлана. Катнашу өчен әлеге сылтама буенча теркәлергә кирәк.
Оештыручылар чара кунакларына үзләре белән җылы халат, фотога төшү өчен парео, су коену киеме, аяк киеме яки киез итекләр, бүрек, бияләйләр һәм кайнар чәй салынган термос алырга киңәш итә.