Килүчеләр өйрәтелгән этләрнең күрсәтмә чыгышларын карый алачаклар, Бөек Ватан сугышы вакытында хайваннарның батырлыгы турында беләчәкләр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы август). 19-нчы августта Татарстан Республикасы Милли музеенда Фронт эте көненә багышланган чара узачак. Чара Бөек Ватан сугышы елларында хезмәт иткән этләренең батырлыкларына багышлана.
Килүчеләр Бөек Ватан сугышы вакытында этләрнең батырлыкларын чагылдырган фоторәсемнәрне күрәчәкләр, аларда үз бурычларын үти торган санитар этләр һәм элемтәче этләр төшерелгән. Бөек Ватан сугышы фронтларында барлыгы 60 меңнән артык эт хезмәт иткән.
Музей ишегалдында профессиональ кинологлар Павел һәм Лилия Леоновлар җитәкчелегендә «Зубастик» өйрәтелгән этләр төркеменең күрсәтмә чыгышлары узачак. Тамашачылар төрле «һөнәр» этләренең – танк истребительләре, санитар, коткаручыларның эшен күрәчәкләр.
Шулай ук дүрт аяклы хайваннар үзләренең эзләү һәм саклау күнекмәләрен күрсәтәчәкләр.
Чара 14.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә ТР Милли музее матбугат хезмәте.