Быел «Казаныш» конференциясендә ел йомгаклары һәм Универсиаданың ун еллыгы турында фикер алышачаклар
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче август, Татьяна Марюхова). Августта Казанда берничә эре спорт чарасы узачак: «Казан триатлоны», Физкультурачы көне һәм «Казаныш» форумы, «Кызгылт сары туп» һәм «ГТО уеннары» ярышлары. Агымдагы айга программа турында эшлекле дүшәмбедә шәһәр Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Линар Гарипов сөйләде.
«Казан триатлоны» спорт чараларын ачачак. 11 нче һәм 12 нче августта анда Россиянең 30 төбәгеннән бер меңнән артык кеше катнашачак.
Бөтенроссия Физкультурачы көнен Казан 12 нче августта билгеләп үтәчәк. «Урам» экстрим-паркы территориясендә урам баскетболы, яшүсмерләр арасында бокс, җилкәнле спорт, көч экстримы, пляж волейболы һәм ГТО нормативларын үтәү буенча ярышлар планлаштырылган. Бу көнне казанлылар һәм Татарстан башкаласы кунаклары өчен бай программа әзерләнәчәк. 3х3 урам баскетболы буенча «Кызгылт сары туп» бөтенроссия ярышлары истәлекле булачак, анда Татарстанның һәм Казанның иң яхшы баскетболчылары катнашачак.
«Безнең шәһәр тарихында беренче тапкыр юниорлар арасында бокс буенча ярышлар узачак, алар Казан чемпионы поясы өчен көрәшәчәк. Казансу елгасы акваториясе җилкәнле спорт буенча ярышлар уздыру мәйданчыгы булачак, ә Идел буеның иң көчле атлетлары арасында «Казан көчлесе»н сайлаячаклар. Шәһәрнең профессиональ клублары уенчылары пляж волейболы буенча кубок өчен ярышачак», - дип анонслады Физкультурачы көне вакыйгаларын Линар Гарипов.
Шул ук көнне төрле торак комплекслардан казанлылар «ГТО уеннары»нда катнаша алачак, спорт буенча иң яхшы торак комплексы билгеләнәчәк. Ә пенсионерлар өчен Казан яр буе территориясендә скандинавия йөреше буенча дәресләр оештырыла.
Моннан тыш, «Урам» паркында узачак спорт бәйрәмендә карате, фехтование, тхэквондо, бадминтон, керлинг, дзюдо, спорт көрәше буенча чыгышлар булачак. Халык спорт учреждениеләре белән таныша, дәресләр турында тулы мәгълүмат белә һәм баласын секциягә яздыра ала. Линар Гарипов искә төшергәнчә, теләге булган һәркем өчен «Өй янындагы спорт» проекты кысаларында тәҗрибәле фитнес-инструкторлар һәм тренерлар белән иртәнге күнегүләр уза. Актуаль мәгълүматны һәм расписаниене проектның социаль челтәрләрендә бастыралар.
«Казаныш» спорт конференциясен уздыру Физкультурачы бәйрәменең мөһим өлеше булачак, ул быел Универсиаданың ун еллыгына багышланачак. Форум программасында физкультура-спорт берләшмәләре җитәкчеләренең хисап чыгышлары, нәтиҗәле менеджмент мәсьәләләре буенча методик сессия планлаштырылган.