Контейнер Яңа Савин районындагы сәүдә үзәгендә урнашкан.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче октябрь). «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды кулланылышта булган әйберләрне кабул итү өчен Хөсәен Ямашев проспекты, 46/33 адресы буенча урнашкан сәүдә үзәгендә пункт ачты. Җыелган барлык кием-салым, көнкүреш техникасы, азык-төлек һәм тернәкләндерү чаралары «Яхшы куллар» складына озатылачак, анда мохтаҗларга өләшәчәкләр.
Әйберләр өчен махсус контейнер сәүдә үзәгенең төп керү юлының сул ягында, беренче катында урнашкан. Исегезгә төшерәбез, яңа кагыйдәләр нигезендә сәүдә үзәкләренә керү COVID-19-дан вакцинация сертификаты булуын яки соңгы алты айда авырганын раслаучы QR-код булганда гына мөмкин. Аны РФ Дәүләт хезмәтләре порталында алырга мөмкин.
Хәйрия складына балалар һәм олылар киеме, аяк киеме, мебель, китаплар, төзек көнкүреш техникасы, савыт-саба, балалар инвентаре (коляскалар, караватлар һ.б.), мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен җайланмалар (ходункилар, инвалид креслалары һ. б.), көнкүреш химиясе, саклау өчен махсус шартлар таләп итми торган азык-төлек һәм башка әйберләр кабул ителә. Әйберләр чиста һәм яхшы хәлдә булырга тиеш, төсе, размеры һәм фасоны әһәмияткә ия түгел. Җыелганнарның барысы да «Яхшы куллар» хәйрия склады эше кысаларында «Игелекле эшләр көне» фонды карамагындагыларга тапшырылачак.
Әйберләрне кабул итүнең даими пунктлары шулай ук Восстание урамы, 59 һәм Калинин урамы, 3 адреслары буенча да бар. Мохтаҗларга әйберләр тапшыру соңгысы буенча башкарыла. Белешмәләр өчен телефон: +7(843) 236-65-61. Ел саен кием-салым, аяк киеме, көнкүреш техникасы һәм башка кирәкле әйберләрне «Яхшы куллар» складында 12 меңгә якын кеше ала, дип хәбәр итәләр хәйрия фонды матбугат хезмәтендә.