(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче март). 7 марттан 11 мартка кадәр Казан делегациясе Берлинда "IBT Berlin" Халыкара туристик биржада катнаша. Бүген "Visit Russia" милли туристик агентлык стенды ачылды. Чарада Германиядә РФ Гадәттән тыш һәм вәкаләтле илчесе Сергей Нечаев һәм Туризм буенча федераль агентлык җитәкчесе Олег Сафонов катнашты. Сәламләү сүзе белән Туризм үсешенә булышлык итү комитеты директоры Дарья Санникова чыгыш ясады. Ул барлык кунакларны Татарстан башкаласына чакырды.
Бүген Дарья Санникова Россия Мәдәният һәм фән йортында Германия туроператорларына Татарстан башкаласын футбол буенча дөнья чемпионатын оештыручы шәһәр буларак тәкъдим итә.
"IBT Berlin" Халыкара туристик биржа - дөньяда иң эре туристик биржа, ул ел саен Германия башкаласында Мессе Берлин күргәзмәләр комплексы территориясендә үтә.