Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.06.2019, 09:52

Казан делегациясе Бөтендөнья мирасы шәһәрләренең XV Бөтендөнья конгрессында катнашты

Конгресс эшендә Казан делегациясе, шул исәптән Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова да катнашты.

(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы июнь). 3-нче июньнән 5-нче июньгә кадәр Польшаның Краков шәһәрендә Бөтендөнья мирасы шәһәрләренең (ОГВН) XV Бөтендөнья конгрессы узды. Конгресс эшендә Казан делегациясе, шул исәптән Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова да катнашты.

Һәр ике ел саен «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият» бөтендөнья конгрессы тарихи шәһәрләрне саклау өлкәсендә эшләүче сәясәтчеләрне һәм белгечләрне бергә җыя. «Мирас һәм туризм: җирле берләшмәләр һәм кунаклар - вазифаларны бүлү» быел аның темасы итеп сайланды. Катнашучылар туристлык өлкәсендә барлыкка килгән проблемаларны нәтиҗәле хәл итү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар һәм тарихи шәһәр ландшафтлары белән идарә итү механизмнарын әзерләделәр. Д.Санникова җыелучыларга Казанның туристларны җәлеп итү һәм мәдәни мирасны саклау өлкәсендәге тәҗрибәсе турында сөйләде.

Күргәзмәдә катнашучыларга һәм Краков халкына Казан сувенир продукциясен тәкъдим иттеләр һәм килүчеләрне чәк-чәк белән сыйладылар.

Моннан тыш, чара кысаларында Бөтендөнья мирасының барлык шәһәрләре турында сөйли торган плакатлар күргәзмәсе һәм «Бер көнегез Бөтендөнья мирасы шәһәрендә булса…» яшьләр видеороликлар конкурсы узды. Исегезгә төшерәбез, бу конкурста беренче урынны Казан укучысы Валерия Синдимирова яулады.

Белешмә

Бөтендөнья мирасы шәһәрләре оешмасы - халыкара дәүләтнеке булмаган автоном коммерцияле булмаган оешма - 1993 елның 8-нче сентябрендә оештырыла. Оешманың штаб-фатиры Канадада урнашкан. «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият» үз эченә 200-дән артык шәһәрне ала, алар территориясендә ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән объектлар урнашкан. «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият»нең гамәлдәге генераль секретаре булып Дени Рикар (Квебек, Канада) тора. Хәзер «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият»ендә 6 төбәк бүлеге бар. 2003 елда Казан Евроазиат төбәге үзәге булды.

Барлык яңалыклар