Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.10.2018, 18:46

Россия һәм Европа шәһәрләре делегациясе Казанда яшьләрнең катнашу өлкәләре белән таныштылар

Халыклар дуслыгы йортына сәфәр Европа Советының яшьләрне социаль хокукларга кертү мәсьәләләре буенча тренинг-семинары кысаларында үтте.

(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы октябрь, Алена Мирошниченко). Бүген Россия һәм Европа мәдәният конвенциясендә катнашучы илләрнең яшьләр сәясәте буенча белгечләре һәм яшьләр эшчеләре Казанда яшьләр катнашу өлкәләре һәм секторара хезмәттәшлек белән таныштылар. Делегация төркемнәргә бүленде. Берсе Халыклар дуслыгы мисалында ТР башкаласының яшьләр проектлары белән танышты.

Сәфәр “Сәясәттән практикага: яшьләрне социаль хокукларга кертүгә булышлык итү өлкәсендә эшләү” халыкара тренинг-семинары кысаларында үтте. Ул Татарстан башкаласында 23-28 октябрьдә үтә.

Биредә Россия һәм Әзербәйҗан, Әрмәнстан, Бөек Британия, Венгрия, Италия, Казахстан, Литва, Молдова, Франция, Польша, Португалия һәм Европа мәдәният конвенциясендә катнашучы башка илләрнең 50 яшьләр сәясәте буенча белгече һәм яшьләр эшчеләре катнаша.

Халыклар дуслыгы йортын Казанның күп төрле мәдәниятле өлкәдә булган тәҗрибәсенә нигезләнеп сайладык, дип белдерде Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты Айрат Фәизов. “Европа һәм бөтен дөнья өчен төрле милләт вәкилләре яшәгән шәһәрләр кызыклы. Безнең тәҗрибә – халыкларыбыз дуслыгы. Казанда күп төрле милләт вәкилләре яши, мәчетләр чиркәүләр белән, католик храмнар синагогалар белән янәшә тора. Без бу тәҗрибәне эчтән күрсәтә алабыз: яшьләр инфраструктурасы, Халыклар дуслыгы йорты, балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре мисалында. Юкка гына Татарстанның яшьләр сәясәте Россиянең рәсми рейтингында иң яхшысы булып танылмады инде”, - диде ул.

“Татарстан – Россиянең иң күп милләтле төбәге, - диде Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов. – Бездә 173 төрле халык вәкиле яши. Татарстанда милли сәясәтне гамәлгә ашыру буенча кабул ителгән дәүләт программасы бар – барлык халыклар өчен шартлар тудыру. Халыклар дуслыгы йорты – Татарстанның халыклар ассамблеясының материаль-техник нигезе. Татарстан эш ягыннан да кызыктыра. 2017 елда Татарстанга 270 чит ил вәкиле килде. Боларны исәпкә алып эшләргә кирәк”.

Халыклар дуслыгы йортына сәфәр кысаларында музейларны, диаспоралар бүлекләрен, күргәзмәләр, якшәмбе мәктәбе бүлеген, Халыклар дуслыгы йортының порталы редакциясен һ.б. күрсәттеләр. Кунакларга оешманың ниләр белән шөгыльләнүен сөйләделәр.

Билгеләп үтәргә кирәк, делегация әгъзалары Татарстан башкаласының һәм республиканың төрле халыкларның тыныч яшәвенә шартлар тудыруын югары бәяләделәр.

Семинарны Европа Советы Россия партнерлары белән берлектә уздыра. Ул Европа Советы һәм Россия Федерациясе арасында хезмәттәшлек итүнең кысалы программасын гамәлгә ашыру буенча 2018 елга гамәлләр планының һәм 2014-2018 елларга яшьләр сәясәтенең бер өлеше булып тора.

Семинар нәтиҗәләре 27 октябрьдә Казан Ратушасында чыгарылачак, дип хәбәр итә Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты.

Фоторепортаж
Россия һәм Европа шәһәрләре делегациясе Халыклар дуслыгы йортының эш тәҗрибәсе белән танышты, 26.10.2018
Барлык яңалыклар