Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.09.2021, 09:00

Казанда Өлкәннәр ункөнлеге: музейларга бушлай керү, социаль акцияләр һәм мастер-класслар

Бәйрәм концертлары онлайн трансляцияләнәчәк.

1-нче октябрьдән 10-нчы октябрьгә кадәр Казанда Өлкәннәр ункөнлеге узачак, ул өлкән буын вәкилләренең проблемаларына һәм ихтыяҗларына игътибар җәлеп итү өчен уздырыла. Бу чорда шәһәр хезмәтләре тарафыннан чаралар комплексы планлаштырылган.

Коронавирус инфекциясе пандемиясе белән бәйле рәвештә, мәдәни чаралар онлайн-форматта узачак. Әйтик, учреждениеләрнең социаль челтәрләрдәге рәсми битләрендә «Алтын көз», «Әби һәм бабайларга багышлана», «Алтын чор җитте», «Без алтын яшьне зурлыйбыз» һәм башка бәйрәм концертлары трансляцияләре узачак. Шулай ук шәһәр мәдәният учреждениеләре тарафыннан вокал, бию, тегү, декоратив-гамәли сәнгать һәм башка юнәлешләр буенча ачык онлайн-дәресләр һәм мастер-класслар планлаштырылган. Чараларның тулы исемлеге, даталарны күрсәтеп, Казан шәһәренең җирле үзидарә органнарының KZN.RU рәсми порталында бастырылачак.

Шәһәрнең барлык районнарында да өлкән кешеләргә матди, социаль-көнкүреш, психологик һәм башка ярдәм күрсәтү буенча хәйрия чаралары һәм акцияләре узачак. 1-нче октябрьдә шәһәрнең гомуми белем бирү учреждениеләрендә «Кешеләргә үз күңел җылысын бүләк итик», «Сезгә бездән рәхмәт», «Игелек эшләргә ашыгыгыз», «Ветеран янәшәдә яши» акцияләренә старт биреләчәк.

Сәламәтлек саклау учреждениеләре тарафыннан ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарның өйләренә бару оештырылачак.

Өлкәннәр көнендә пенсионерлар 5, 9, 10, 12-нче номерлы дүрт шәһәр мунчасыннан бушлай файдалана алачак. Ә ункөнлек дәвамында өлкән яшьтәге гражданнар муниципаль музейларга бушлай керә алачак.

Шәһәр китапханәләрендә тематик китап күргәзмәләре һәм өлкәннәр катнашында кызыксынулар буенча клубларның бәйрәм очрашулары оештырылачак. Яшүсмерләр клубларында «Минем әбием һәм бабам» дигән рәсем конкурслары, иҗади эшләр күргәзмәләре узачак, өлкәннәр белән очрашулар оештырылачак, анда балалар үз куллары белән ясаган эшләнмәләрен бүләк итәчәк.

Шәһәр җәмәгать транспортында 1-нче октябрьдән 10-нчы октябрьгә кадәр өлкән буынны автоинформаторлар аша котлау оештырылачак. Шәһәр предприятиеләрендә матди ярдәм күрсәтеп хезмәт коллективларында ветераннарны хөрмәтләү узачак.

Октябрьнең беренче ункөнлегендә өлкәннәр өчен социаль мәсьәләләр буенча кайнар линия эшләячәк, ә Казан Башкарма комитетының Хокук идарәсе шәһәр администрациясе бинасында 5-нче октябрь көнне 14:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр алдан язылмыйча, җир, шәһәр төзелеше, торак законнары мәсьәләләре буенча өлкән яшьтәге гражданнарга бушлай консультация оештырылачак.

Россия Пенсия фонды мәгълүматлары буенча, 2021 елның 1-нче гыйнварына Казанда 304 мең 447 пенсионер исәпләнә, бу шәһәр халкының гомуми санының 25%-ын тәшкил итә. Ел башы белән чагыштырганда, Казанда пенсионерлар саны 4768 кешегә арткан.

Барлык яңалыклар